Сарымсак суыктан коткара
Эссе җәй үтеп бара, күп тә үтмәс, көзге-кышкы салкыннар да башланыр. Салкын тимәсен дисәгез, һәр ай башында 7-10 көн дәвамында сарымсак төнәтмәсе эчәргә кирәк. Хәзер сарымсакның иң өлгергән чагы.
Ә төнәтмә болай ясала: 400 грамм чистартылган сарымсакны угыч аша чыгаралар яки изәләр. Әлеге массаны пыяла банкага салып, 6 лимон согы сыгып болгаталар. Банканы марля белән бәйләп, 24 көнгә караңгы урынга куялар. Шуннан соң төнәтмә әзер. Аны караңгы урында, я суыткычта 3 ай сакларга мөмкин.
Сарымсак төнәтмәсе сәяхәткә китүчеләргә, операциягә әзерләнүчеләргә, салкын тиючән кешеләргә файдалы. Ул болай кулланыла: һәр ай башында, бер чәй кашыгы сарымсак согын, ярты стакан кайнаган су белән кушып, йоклар алыннан эчәргә киңәш ителә. Ун яшьтән кечерәк балаларга - бер аш кашыгы суга, яшь саны кадәр төнәтмә тамчысы һәм тагын 3 тамчы (бер яшьлек балага - 4 тамчы, ике яшьлеккә - 5 тамчы) кушып бирәләр. Дәвалау курсы - 10-14 көн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев