Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Салкын суда помидор тозлау

Өстенә кайнар су коймагач, файдалы матдәләр күбрәк саклана. 1 кг помидор, 30 г укроп, 2 чия, 2 карлыган, 3 лавр яфрагы, 1,5 литр су, 1 аш кашыгы тулыр-тулмас коры гәрчич, 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 6-7 түгәрәк кара борыч, 1,5 аш кашыгы тоз. Артык өлгермәгән помидорлар алабыз, юабыз һәм коры...

Өстенә кайнар су коймагач, файдалы матдәләр күбрәк саклана.

1 кг помидор, 30 г укроп, 2 чия, 2 карлыган, 3 лавр яфрагы, 1,5 литр су, 1 аш кашыгы тулыр-тулмас коры гәрчич, 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 6-7 түгәрәк кара борыч, 1,5 аш кашыгы тоз.

Артык өлгермәгән помидорлар алабыз, юабыз һәм коры банкага тутырабыз. Помидорлар белән аралаштырып, яфраклар салабыз.

Помидорның өстен тишеп, сарымсак куярга да мөмкин. Суга тоз, шикәр комы, борыч салып, кайнатып чыгарабыз, аннары гәрчичне салып эретәбез. Су суынып беткәч кенә банкадагы помидор өстенә коябыз. Капрон капкач белән каплыйбыз һәм 1 көн салкынча урында тотабыз. Аннары суыткычка яки базга куярга кирәк.

Фото v.img.com.ua сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев