Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

«Орхидея» салаты

Ашларыгыз тәмле булсын Кирәк: 3-4 әче алма, 100 г төшсез кара җимеш, 1 суган, 1-2 тырнак сарымсак, 1/2әр кызыл һәм сары борыч, 1 лимон согы, аш серкәсе яки лимон согы, үсемлек мае, тоз. Бүрттергән кара җимешне саламлап турарга. Чистартылган суганны ярым боҗралап турарга һәм кул белән җиңелчә генә уарга. Суганны...

Ашларыгыз тәмле булсын

Кирәк: 3-4 әче алма, 100 г төшсез кара җимеш, 1 суган, 1-2 тырнак сарымсак, 1/2әр кызыл һәм сары борыч, 1 лимон согы, аш серкәсе яки лимон согы, үсемлек мае, тоз.

Бүрттергән кара җимешне саламлап турарга.

Чистартылган суганны ярым боҗралап турарга һәм кул белән җиңелчә генә уарга. Суганны 15 минутка аш серкәсенә салып торырга.

Борычларны орлыгыннан чистартып, уртача зурлыкта саламлап турарга.

Чистартылган алманы саламлап турарга һәм каралмасын өчен лимон согы сибәргә.

Сарымсакны ваклап турарга.

Тоз сибеп, барысын бергә үсемлек мае белән болгатырга. Алма һәм борычка кара җимеш, сарымсак тәме сеңсен өчен, салатны 1 сәгать суыткычта тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев