Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Матур булу серләре

Урамда яз исе. Яз көне хатын-кызларның матур булып күренәсе, чәчен-башын, кием-салымын тәртипкә китерәсе килә.

Бит һәм тән тиресе өчен

Гүзәл затлар бит тиресен агартам дип, пилинг ясатырга ашыга. Әмма язын-җәен пилинг тирегезгә зыян гына салачак, чөнки әлеге чарадан соң тире кояш нурларының тискәре йогынтысына бирешүчән була. Пигмент таплар, киресенчә, күбәергә мөмкин! Бит һәм тән тирегез матур булсын өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

  • * Салкын көннәрдә өйгә керүгә үк битегезне юарга ашыкмагыз! Сәгать ярым, ике сәгатьтән соң гына – тире температура алмашуга күнеккәч кенә юыныгыз. Салкын һәм җилле көннәрдә урамга чыгар алдыннан да йөзегезгә су тидермәвегез яхшы.
  • * Ультрашәмәхә нурлар тирене картайтканга күрә, әлеге нурларны үткәрми торган кремнар кулланырга киңәш ителә.
  • * Сипкелләр чыкмасын өчен көн саен ярты стакан кәбестә согы эчегез. Яки иртән һәм кичен ач карынга 2-3 аш кашыгы тозлы кәбестә ашагыз.
  • * Язгы кояш нурларында болай да юка, коры тиредәге җыерчыклар тагын да ныграк күренә башлый. Кызарган, кубалакланган, ялкынсынган тирене дәвалау өчен түбәндәге маска файдалы: бер чәй калагы майонез, икешәр чәй калагы уылган чи чөгендер һәм кәбестә, 1,5 аш калагы тукландыргыч крем яки куе балны (капиллярлары – вак кызыл кан тамырлары күренеп торган биткә бал сыларга ярамый) катнаштырып, 10 минутка битегезгә сөртегез. Аннары җылы су белән юып алыгыз.
  • * Кыш көне майлы тире яхшы саклана. Әмма яз җитүгә ул ялкынсына, биткә бетчәләр чыга башлый. Шуңа күрә чистартучы чаралар куллану зыян итмәс. 2-3 аш калагы кефирны бер аш кашыгы он белән болгатып, сыгылган лимон суы өстәгез. Әлеге масканы биткә сөртеп, 5-10 минут ятып торыгыз.
  • * Тире майлы булганда чистартучы чараларга басым ясагыз. 

Яз җитүгә майлы тире ялкынсына, аңа бетчәләр чыга. Түбәндәге маска битне чистартуда ярдәм итә. 2-3 аш кашыгы кефирны бер аш кашыгы он белән болгатып, сыгылган лимон суы өстәгез. Биткә маска сөртеп, 5-10 минут ятып торыгыз.

  • * Тән тиресе коры булганда, юына торган суга майлы сөт, бал өстәгез. Тирегез бәрхет кебек йомшак булачак.
  • * Тән тиресе коры булганда Клеопатра ваннасы кулланыгыз. Моның өчен ваннага 1-1,5 л майлы сөт, 2-3 аш кашыгы бал өстәгез. Ваннадан соң салкынча су белән коеныгыз. Тирегез бәрхет сыман булачак!

Чәчләргә игътибар кирәк

Кайберәүләр, чәчләренә кислород җитмәүдән куркып, кышын да яланбаш йөрергә тырыша. Бу дөрес фикер түгел. Башны да, чәчне дә салкыннан сакларга һәм кышын баш киемен салмаска кирәк. Чәчнең тамырларына салкын тияргә мөмкин. Салкын һавага «чыккан» чәчләр стресс кичерә, баш тиресе тиз арада гына саклану пәрдәсе эшләп чыгара алмый. Авыру чәчләр исә шунда ук коела башлый. Шуңа күрә баш киемегезне кышын салмагыз.
Баш киеменнән йөргәндә чәч тамырлары бик тиз пычрана һәм майлана. Шуңа да чәчләрен көн саен юучылар бар. Чисталык, әлбәттә, мөһим нәрсә, әмма чәчне һәр көнне юу файдага түгел. Чәчләрегез артык пычранганны да көтмәгез – баш тиресенә кислород җитмәячәк. Бу чәчләрнең авыруына китерергә мөмкин.
Табиблар чәчне юганда шампуньнан тыш бәлзәм һәм кондиционер кулланырга киңәш итә. Кибеттән сатып алган бәлзәмнәрнең тышлыгында чәчкә сылаган килеш 1-3 минут тотарга диелгән. Әмма бәлзәмнең файдасы булсын өчен 15-20 минут тоту кирәк икән.

 

Чәчне сәламәтләндерү өчен төрле маскалар да кулланырга мөмкин. 
Йомырканың агы белән сарысын аерырга. Сарысы күбрәк коры чәчләр өчен, ә агы майлы чәчләргә туры килә. Шул йомыркага бер чәй кашыгы зәйтүн мае салып болгатырга, аннары чәчкә сыларга. 20 минут тотканнан соң, башны әйбәтләп шампунь белән юарга кирәк.

Балны зәйтүн мае белән болгатып, чәч төпләренә сыларга мөмкин. Май һәм балны бермә-бер алырга. Тик бал белән ясала торган масканы сак кулланырга кирәк. Кайберәүләрнең баш тиресе балга аллергия бирергә мөмкин.

Иң файдалы һәм зыянсыз ысул – үләннәр белән дәвалану. Кипкән ромашканы, роза таҗларын, әрекмән яфрагын (үзегез теләгән башка үләннәрне дә кушарга мөмкин) 1 литр кайнар суга 1 кашык салырга һәм төнәтергә. Бераз суынгач, шуның белән чәчләрне чайкарга мөмкин.

Әгәр дә чәчегез күпләп коела башлаган икән, түбәндәге ысулларны кулланып карагыз:
  • Киндер орлыгын кайнатып, лайласын баш тиресенә сөртсәң, чәчне үстерә.
  • Ак мәтрүшкәне яндырып, көлен зәйтүн яисә торма мае белән катнаштырып, баш тиресенә сөртү дә чәчне үстерергә ярдәм итә.
  • Пеләшләнә башлаган баш тиресенә 1-2 сәгать чи сельдерей яфрагын ябып тору файдалы.
  • Чәчне юганнан соң бөрлегән яфракларын төнәткән су белән чәйкатсаң, чәч үсеп кенә калмас, ә тамырлары да ныгыр.
  • Әрекмән тамырын кайнар суда 2-3 сәгать төнәтеп, атнага 2-3 тапкыр башны юганнан соң чайкату чәч коелуны туктата.

Куллар

Кышын дымга кытлык кичергән куллар яз көне аеруча игътибар таләп итә. Аларны җылымса суда юарга киңәш ителә. Дымландыргыч крем сөртү бик яхшы. Аны көнгә өч-дүрт мәртәбә, бигрәк тә төнгә каршы сөртү хәерле. Кулларга атнага бер-ике тапкыр маска да ясарга кирәк. Моның өчен бер чәй кашыгы теләсә нинди үлән төнәтмәсенә бер чәй кашыгы бал бутап, өч аш кашыгы атланмай өстәгез. Башта кулларны җылымса үлән төнәтмәсендә 10-15 минут тотып, соңрак аларга алда телгә алынган масканы сөртергә кирәк. Кулларга полиэтилен пакет киеп, 20-30 минут чамасы тотканнан соң, су белән чайкап, майлы крем сөртеп куегыз.

 

Шоколадтан битлек
Ачы, кара шоколад тән тиресен яшәртә торган антиоксидантларга бик бай. Шоколадны косметик чара буларак бик еш кулланалар. Аеруча шоколадтан битлекләр ясау бик популяр. Бу татлы битлек тән тиресен йомшарта, җыерчыклар барлыкка килү процессын акрынайта.
20-30 г эретелгән җылы шоколадка солы оны, бер чәй кашыгы зәйтүн мае салыгыз да яхшылап болгатыгыз. Битлекне муенга, биткә сылагыз. Майлы бит тиресеннән кала, бу битлек барлык тән төрләренә дә килешә. 


Үкчәләр

Кышын ярылган, кубалакланган үкчәләрне дәвалау өчен составында салицил (6 процентка кадәр) һәм сидекчә (10-30 процентлы) булган крем һәм мазьләргә өстенлек бирегез. Алар үлгән күзәнәкләрне яңартачак. Көн азагында аякларны махсус ваннада кадерләп алсагыз да, зыян итмәс. Моның өчен бер табак җылы суга ¼ стакан яңа гына сыгылган лимон согы, бер чеметем дарчин, 1 аш кашыгы зәйтүн мае һәм ¼ стакан сөт салып болгатырга кирәк.

НИЧЕК КИЕНЕРГӘ?

Затлы киенгән ханым башкалардан аерылып тора. Беренчедән, аның киемнәре ябык, икенчедән, табигый тукымалардан тегелгән булыр. Ул ялтыр-йолтыр килеп торган арзанлы бизәнү әйберләре кулланмый. Күлмәге өстеннән матур шарф яки шәл ябарга мөмкин. 
Һәр хатын-кызның шкафында бер генә булса да яхшы күлмәге булырга тиеш. Ул табигый тукымадан тегелгән; гәүдәгә сыланып, кысып тормый. Затлы күлмәк өстеннән күн куртка яки сырган пуховик кимиләр. Плащ алырга кирәк, табигый төстәге, әйбәт итеп тегелгән плащ. Аны җәйге салкынча көннәрдә дә кияргә була. Плащ бөтен кием белән килешә.
Салкын вакытта кию өчен йон яки кашемир пальто булдыру әйбәт. Яхшы тукымадан тегелгән булса, ул озак хезмәт итә, төерчекләнми, кыршылмый. 
Джинсы чалбар яратучыларга сыланып тормаганын сайларга һәм аны изүе ябык ефәк блузка белән кияргә киңәш ителә. Блузка өстеннән пиджак яки бәйләнгән кардиган кияргә була. Пиджаклар һәм кардиганнар һәрвакыт актуаль. Әмма пиджакның да курачын түгел, ә янбашына кадәр төшеп торганын, иркен итеп тегелгәнен алырга кирәк. 
Моданың төп үзенчәлеге – уңайлылык. Җөе тәнне кисеп керердәй тар киемнән, – чалбармы ул, күлмәкме, пиджакмы, – баш тартырга кирәк. Көндәлеккә кия торган киемнәр сыйфатлы табигый тукымалардан тегелә. Алар тәнгә йомшак, хәрәкәтләрне чикләми. 

АЯК КИЕМЕ 

Хатын-кызга кимендә өч аяк киеме булдырырга кирәк. Беренчесе – уңайлы, калын үкчәле батильоннар. Икенчесе – тигез табанлы яки тәбәнәк платформадагы кроссовкалар, мокасин ише бик уңайлы аяк киеме. Өченчесе – яхшы күннән тегелгән үкчәле туфли. Төсе – фил сөяге, тән төсендә, Мондый туфлиләрне теләсә нинди кием белән кияргә була. Аяк киемендә бернинди артык детальләр булмасын. Ялтыравык әйберләрне тормышында бәйрәм җитмәгән хатын-кызлар ярата. 

/ Николай Туганов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев