Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Март аенда бакча эшләре

Март - тәүге яз ае. Яшелчә бакчаларында әле калын кар ята, бураннары да кабатланып тора. Әмма кояшлы аяз көннәр арта, язның якынлашуы инде сизелә. Мартның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый.

Бу айда яшелчә үстерүченең төп игътибары ачык грунтта утыртылырга тиешле яшелчә культураларының рассадаларын өй шартларында, иртә парникларда, теплицаларда үстерүгә юнәлгән була. Өй шартларында иртә өлгерә торган помидорны рассада өчен - март башында, соң өлгерешле сортларын - 18-21 мартта чәчәләр, ә баклажан, баллы борыч рассадалары инде март башында беренче чын яфрагын чыгарып өлгерә. Иртә парникларда март башында иртә өлгерешле кәбестә чәчкеннәрен (рассадаларын), шулай ук яшел килеш файдалану өчен редис, кыяклы суган, салат һәм шпинат кебек культураларны чәчү башлана. Шул ук вакытта кышкы теплицаларда кыяр, помидор һәм тыгызлагыч буларак яшел яшелчәләр, тәмләткечләр үсә, кыярны сайлап җыю башлана.

Яшелчә үстерүчеләр бу айда шулай ук ачык грунт өчен минераль ашламалар әзерләүне дәвам итәләр, бакчаларда кар тоталар, кар сулары тотарга әзерләнәләр. Шушы максат белән битләүләрнең авыш ягына аркылы рәвештә кар өстенә һәр 2 м саен тасма-тасма итеп черемә яисә көл сибәләр, кардан валлар ясыйлар. Март ахырларында пленкалы теплицаларга рамнар куялар яисә ике катлап пленка белән ябарга керешәләр.

Март ахырларында күпчелек бакчачылар, буш вакытлары булганда, килер кошларыбыз - сыерчыклар өчен оялар ясап эләргә дә онытмыйлар.

Март аенда бакчада түбәндәге эшләр көтә

1 Йортта да, теплицада да мәшәкатьләр бихисап бу чорда:

  • тәрәзә төбендә үсә торган күпьеллык культураларны һәм яшел тәмләткечләрне күчереп утырту (әче борыч, базилик, майоран, мелисса);
  • кышкы теплицадагы кыяр һәм помидор үсентеләрен тәрбияләү;
  • тишелеп чыккан помидор һәм борыч, сельдерей, баклажан үсентеләрен тәрбияләү.

2 Мартта түбәндәге яшелчәләрнең орлыкларын утырту дәвам итә:

  • ай башында - ачык туфракка утырту өчен розмарин орлыкларын;
  • 5-10 мартта - җылытыла торган теплицаларга кыяр һәм помидор орлыкларын;
  • 5-15 мартта иртә өлгерүче кәбестә орлыкларын: ак кәбестә, кызыл кәбестә, брюссель кәбестәсе, кольраби;
  • 20-25 март - чәчәкле кәбестә һәм брокколи;
  • 15-30 март - суган һәм күпчелек яшел тәмләткечләрне чәчә башларга мөмкин;
  • 25-30 март - ачык грунтка утырту өчен помидор, борыч һәм физалис чәчәргә вакыт.

3 Аю суганы һәм тмин орлыкларын страфикацияләргә онытмагыз.

4 Иртә уңыш алу өчен яшелчәләр утыртырга планлаштырсагыз, парникларны һәм алар утыртыласы туфракны тәртипкә китерегез.

5 Җимеш агачлары һәм куаклары санитар кисү көтә бу чорда. Бакчада булган карны бакча җиләге һәм кура җиләге төпләренә өяргә тырышыгыз.

6 Март аенда карлыган куакларын тикшерегез. Әгәр аларда кабарган-бүртенгән бөреләр күренә икән, аларны юк итегез. Болай иткәндә сез бөре талпаныннан котылырсыз.

7 Яшелчәләрне иртәрәк чәчәргә исәпләгән түтәлләр өстенә торф яки көл сибеп куегыз. Алар карга тизрәк эрергә ярдәм итәчәк.

Табигый ашлама

Бакчаны корткычлардан һәм авырулардан саклауны яз көне үк кайгыртсагыз, үсемлекләр сәламәт булачак һәм мул уңыш бирәчәк. Бакчага табигый ашламалар гына кертергә тырышыгыз.

Карлыган куакларын суган кабыгы төнәтмәсе (10 л суга 200 г) белән эшкәртегез.

Талпаннарга каршы канлы үлән (чистотел) төнәтмәсе (10 л суга 50 г канлы үлән), ончыл чыкка каршы көл (1 л суга 1 стакан көл) кулланыгыз. Чәчәк аткан вакытка кадәр шулай итеп эшкәртергә мөмкин.

Сөякләрне, көнкүрештәге табигый чүпләрне, корыган ботакларны җыеп, барысын бергә ягыгыз. Барлыкка килгән көл белән үсемлекләрне дә, туфракны да ашларга була.

Ипиле ашлама

Искергән ипи кисәкләрен кая куярга белми аптырыйсызмы? Аларны, күгәрмәсен өчен мичтә киптерегез дә, пакетка җыеп барыгыз. Ә җәй көне ул ипи калдыкларын үсемлекләргә ашлама буларак файдаланырга мөмкин.

Аның өчен ипине җылы суга салып, төне буе җебетегез. Иртә белән барлыкка килгән катнашманы туфракка сибегез, мәсәлән, җирне йомшартканда, мүлчәләгән вакытта. Ипи калдыклары тулысынча эреп юкка чыккан суны үсемлекләргә сибү өчен дә кулланырга мөмкин.

Агач-куакларны тикшерү

Бакчадагы җимеш агачларын һәм куакларны һәр яз саен чистартып торырга кирәк.

Агачларны корыган яфраклардан, кипкән җимеш калдыкларыннан арындырыгыз һәм җыеп яндырыгыз. Аларда авыру барлыкка китерүчеләр булырга мөмкин.

Корыган, сынган һәм кәкре ботакларны кисеп алу да артык булмас.

Кайрыдагы ярыклар, буразначыкларны тикшереп чыгыгыз. Яшеренгән корткычларны җыеп юк итегез.

Куаклардагы корткычларны да эзләгез. Мәсәлән, кара карлыганга еш кына бөре талпаны зыян китерә. Аларны кабарган бөреләрдән белеп була. Зарарланган бөреләрне җыеп яндырыгыз.

Агач кайрыларын чистарту

Кыштан соң, беренче эш итеп бакчадагы агачларның һәм куакларның кәүсәләрен тикшереп чыгыгыз: кайрылары зарарланган урыннарны чистартыгыз.

Корыган кайрыны җыеп бару өчен агач төбенә пакет яки берәр тукыма җәеп куегыз.

Зарарланган кайрыларны тимер чистарткыч белән ышкыгыз.

Чистарткан урыннарны бакыр күкташы эремәсе (1 л суга 20-30 г) белән эшкәртегез һәм бакча кайнатмасы сылагыз.

Җәеп куелган аслыктагы чүпләрне ягыгыз.

Кыяр утыртабыз

Кыяр утыртуның әлеге ысулын файдалансагыз, шытымнар берничә көн эчендә барлыкка киләчәк һәм бик тиз үсеп китәчәк.

Моның өчен ныклы тамыр үсешен кайгыртырга кирәк.

Кыяр орлыкларын туклыклы туфрак белән яртылаш тутырылган кечкенә савытларга 1 см тирәнлегендә утыртып чыгыгыз.

Савытларны һава җылылыгы 20 градустан да ким булмаган җиргә куегыз һәм су сибеп торыгыз.

Кыяр шытып чыккач, савытларны якты урынга күчерегез. Аннан кыяр чәчкеннәре тагын да тизрәк үсеп китәчәк.

Яфраклар савытның өске кырыена кадәр үскәч, савытка җиңел уңдырышлы туфрак салыгыз. Шулай итеп, үсемлекне туендырып торучы өстәмә тамырлар барлыкка киләчәк. Җиргә күчереп утыртуны да үсенте җиңелрәк кичерәчәк.

Сусыл төче торма үстерү

Яз көне төче торманы пакет астында үстерәләр. Ул эре һәм сусыл була.

Әммә җәй көне утырткан төче торма андый сусыл булмый. Ул я каты, я эче буш, көпшәк һәм тәмсез булып үсә, сабак җибәрә башлый.

Билгеле булганча, әлеге үсемлеккә җәйге көннәр бик озын икән, шуңа күрә ул артык өлгерә. Сусыл торма үстерү өчен, аны күләгәле урынга утыртырга һәм түтәлне 3-4 сәгатькә кара тукыма яки кәгазь белән каплап торырга кирәк.

Корткычлар өчен тозак

Көннәр җылыту белән бакчада корткычлар барлыкка килә башлый. Агачларны алардан ау путасы ярдәмендә сакларга мөмкин.

Пута куеласы җирдә корыган агач кайрыларын, мүкләрне чистартыгыз.

Пута ясау өчен каты кәгазь, тукыма, рубероид яки пакеттан 20-30 см киңлегендә озын тасмалар кисегез дә, җирдән 30-40 см биеклектә агач кәүсәсен чорнагыз.

Путаны агачка бау белән бәйләп куегыз да, бөҗәк агулары яки кипми торган махсус җилем сылагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев