Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Макарон

Макаронны «йомшак» һәм «каты» сортларга аерып йөртәләр. «Каты» сортларны ялтырап торган өслеге, кара төрткеләре, алтынсу төсе буенча аерырга була. «Каты» сортлы макаронның кырыйлары «пыяла сыман», ул ватылмаган, онланмаган. Мондый макарон тутырылган савытка «А группасы», «1нче класс», «durum», «каты бодай» дип язылган була. «Йомшак» сортлы макаронның өслеге кытыршы, төсе ачык сары,...

Макаронны «йомшак» һәм «каты» сортларга аерып йөртәләр. «Каты» сортларны ялтырап торган өслеге, кара төрткеләре, алтынсу төсе буенча аерырга була. «Каты» сортлы макаронның кырыйлары «пыяла сыман», ул ватылмаган, онланмаган. Мондый макарон тутырылган савытка «А группасы», «1нче класс», «durum», «каты бодай» дип язылган була.

«Йомшак» сортлы макаронның өслеге кытыршы, төсе ачык сары, он таплары күзгә бәрелеп тора, тиз уала. Мондый макарон савытына «В группасы» дип язылган була.

Макарон файдалымы?

Каты бодайдан әзерләнгән макаронның 70 процентын углеводлар алып тора. Аның составында шулай ук аксым (25 процент), майлар (1 процент) һәм кан составындагы холестерин күләмен киметүче клетчатка бар. Ризыкның витамин һәм минераллар кыйммәтен арттыру өчен макаронга минераль матдәләр, тоз һәм витаминнар, нигездә, В группасы витаминнары өстәлә.

Мондый макароннар аз калорияле булу белән беррәттән, организмга кандагы глюкоза күләмен нормада тотарга мөмкинлек бирүче шикәргә дә бай.

Спагетти составындагы триптофан аминокислотасы йокыны нормальләштерә, кайбер төр депрессияләрдән арынырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев