Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Күзгә арпа чыкса

Арпа - керфек тамыры янындагы май бизләренең эренле ялкынсынуы ул. Ешрак ул авыруларга тиз бирешүчән кешеләрдә күзәтелә. Әлеге ялкынсыну йогыш эләгү сәбәпле килеп чыга. Аны дарулар ярдәмендә дә, халык киңәшләрен кулланып та дәваларга мөмкин. Әгәр өегездә йөзьяшәр үссә, бер яфракны кисеп алып ваклагыз һәм кайнаган салкын су салып, 6 сәгать...

Арпа - керфек тамыры янындагы май бизләренең эренле ялкынсынуы ул. Ешрак ул авыруларга тиз бирешүчән кешеләрдә күзәтелә. Әлеге ялкынсыну йогыш эләгү сәбәпле килеп чыга. Аны дарулар ярдәмендә дә, халык киңәшләрен кулланып та дәваларга мөмкин.

Әгәр өегездә йөзьяшәр үссә, бер яфракны кисеп алып ваклагыз һәм кайнаган салкын су салып, 6 сәгать төнәтегез. Сөзгәч, мамык кисәген төнәтмәгә манып алып, ялкынсынган урынга куегыз.

Тырнакгөл төнәтмәсе дә ярдәм итәр. Моның өчен 15 г тырнакгөл чәчәкләренә 1 стакан яңа кайнап чыккан су салыгыз һәм тастымал белән төреп, 40 минут төнәтегез. Сөзгәч, төнәтмәгә мамык кисәген манып алып, күзләрегезгә куегыз.

Әлеге төнәтмәләр белән ялкынсыну беткәнче дәваланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев