Куян ашату серләре
Йорт куяны бертуктаусыз нидер кетердәтеп утыра. Әмма бу әле ул теләсә нәрсә ашый дигән сүз түгел. Куянның үз рационы бар. Куянга үләнне чабып кайтуга бирмәгез. Аның шиңгәнен көтәргә кирәк. Аеруча яңгырдан соң яисә чык кипкәнче чабылган печәнне шундук бирергә ярамый. Югыйсә куянның эче күбәргә мөмкин. Яшелчәләрне чи килеш, юып һәм...
Йорт куяны бертуктаусыз нидер кетердәтеп утыра. Әмма бу әле ул теләсә нәрсә ашый дигән сүз түгел. Куянның үз рационы бар.
Куянга үләнне чабып кайтуга бирмәгез. Аның шиңгәнен көтәргә кирәк. Аеруча яңгырдан соң яисә чык кипкәнче чабылган печәнне шундук бирергә ярамый. Югыйсә куянның эче күбәргә мөмкин.
Яшелчәләрне чи килеш, юып һәм турап ашатыгыз. Кукуруз һәм арпаны ваклап кына бирергә ярый. Бәрәңгене пешереп ашату яхшырак. Кузаклыларны иң элек 3-4 сәгать суда бүрттерегез.
Фото kakpravilino.com сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев