Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Коронавирус һәм туклану

Коронавирус һәм туклану

Дөрес диета тотарга тырышыгыз

Коронавируска каршы махсус диета юк һәм ул була да алмый. Шуңа күрә, бу чорда салкын тигәндә һәм грипп вакытында туклана торган ризыкларны куллану отышлы булыр. Мондый чирләр вакытында кешедә өшү, йөткерү, хәлсезлек, мускуллар авырту һәм хәлсезлек сизелә һәм аппетит бетә. Аппетитның бетүе организмның бөтен көчен йогышлы вируска каршы юнәлтүе һәм иммунитетның чиргә каршы торуы белән бәйле. Авырганның беренче көннәрендә, әгәр ашыйсыгыз килмәсә, көчләп ризык кабул итмәгез. Күпмедер ач тору зыян итмәячәк. Ләкин сыеклык эчүдән баш тарта күрмәгез! Их яхшысы – чиста су. Шикәрсез җиләк-җимеш сулары, компот һәм ромашка, чабрец, мелисса, сары мәтрүшкә үләннәреннән ясалган чәйләр – бик файдалы. Ә менә кофе, куе чәй, лимонад хакында онытып торыгыз. 
Озак вакыт ач торырга ярамый. Авырганның икенче-өченче көнендә ашыйсы килү хисен тойгач, ризык кабул итегез. Билгеле инде, витаминлы һәм җиңел үзләштерелә торган, үсемлек мае һәм лимон согы кушып ясалган яшелчә салатлары, суда пешкән майсыз ит яки балык, йогырт яки кефир организмга көч өстәр. Авыру чигенә башлагач һәм савыгу процессында рационга аксымлы һәм калорияле ризыкларны – майсыз ит һәм балык, йомырка, чикләвек, боткалар кертергә була. Хәзер организмны аякка бастыру өчен күп көч таләп ителәчәк, чөнки аның запаслары чир белән көрәшеп тотылып бетте.
Майлы, баллы, кыздырылган, маринадланган ризыклар, консервлар, фастфуд – тулысынча сәламәтләнгәнчегә кадәр рационга кертелмәскә тиеш. 

Бал ашагыз!

Германия галимнәре әйтүенчә, грипп чорында, бал – дәвалау үзлеге буенча даруларга караганда да организмга ныграк тәэсир итә икән. Чөнки балның составы бик катлаулы һәм анда вируска каршы торучы матдәләр бар. Бал ялкынсынуны бетерә, тирләтү үзлегенә ия. Шифалы ризык организмда бактерияләрнең үрчүенә юл куймый һәм шул сәбәпле авырудан тернәкләндерә. Балны көненә берничә тапкыр җылы су белән кабып кую файдалы. 

Чыганак: «Савыктыру хатлары».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев