Коелган алмаларны нишләтергә?
Иң элек җимешләрнең коелу сәбәпләренә тукталып үтик. Җәйнең коры килүе, каты җил, коеп яуган яңгырлар, ашламаларны дөрес кулланмау һәм, әлбәттә инде, корткычлар авыруларга сәбәп булырга мөмкин. Әйбәт җимешләрнең киптерү, компот, сок, кайнатма, джем, шәраб ясауга «китүе» барыбызга да аңлашыла. Тик менә коелганнарын кая куярга? Кайбер бакчачылар аларны ашлама сыйфатында агач...
Иң элек җимешләрнең коелу сәбәпләренә тукталып үтик. Җәйнең коры килүе, каты җил, коеп яуган яңгырлар, ашламаларны дөрес кулланмау һәм, әлбәттә инде, корткычлар авыруларга сәбәп булырга мөмкин. Әйбәт җимешләрнең киптерү, компот, сок, кайнатма, джем, шәраб ясауга «китүе» барыбызга да аңлашыла. Тик менә коелганнарын кая куярга? Кайбер бакчачылар аларны ашлама сыйфатында агач төбендә калдыра, икенче берәүләр бакчасыннан ничек тә читкәрәк «җибәрергә» тырыша. Тирән чокырларга күмеп куючылар, алардан компост ясаучылар да бар.
Иң мөһиме: коелган бозык җимешләрне ничек тә булса тизрәк җыеп алып ыргытырга кирәк. Ашлама сыйфатында кулланырга ярамый! Авырулар һәм корткычлар нәкъ менә шулардан килеп чыга бит. Шуңа күрә җимеш җыйганда, яныгызда ике чиләк булсын: берсе - әйбәте, икенчесе череге өчен.
Әйбәтеннән - ашлама
Кайбер бакчачылар үзләреннән артып калган әйбәт җимешләрне коелган җирендә генә калдыру ягын карый. Җир өстендә черегән алмалар чирәмне генә ашлаячак. Ә агач тамырлары тирәндәрәк бит. Беренчедән, коелган «сау-сәламәт» алманы, бернидән шикләнмичә, теплицадагы җирне ашлау өчен кулланырга була. Моның өчен җимешләрне туфрак өслегенә тезеп чыгарга, кислотасын бетерү өчен, өстенә көл яки акбур оны сибәргә кирәк. Болай эшләгәндә, яңа сезонга компост әзер!
Чокырга күмеп куйганда, алма бик акрын чери. Бу урын бер-ике елга «сафтан» чыгып тора, ягъни анда бернәрсә дә утыртып булмый. Алайса нишләргә? Сай гына канаулар казып, алмаларны юкарак кына катлам ясап тутырырга һәм, көрәк белән чапкалап, туфрак белән катнаштырырга, яфраклар яки черегән тирес өстәп, өстенә кычыткан төнәтмәсе сибәргә һәм барысын бергә туфрак белән капларга кирәк. Киләсе елда мондый түтәлдә инде рәхәтләнеп яшелчә үстерергә мөмкин булачак.
Компостны дөрес итеп ясаган очракта, коелган алмалар уңдырышлы туфрак «ясауга» да ярдәм итә. Моның өчен савыт төбенә салам, ботак яки агач кайрылары салалар. Шуннан, барысын да ваклап, чирәм, яфрак, азык-төлек, табигый тукыма калдыкларын, кәгазь, салам, агач кайрысы һәм алманы катламлап тутыралар. Катлам араларына бераз туфрак һәм күп итеп көл өстиләр. Компост өлгерсен өчен, катнашманы айга ике тапкыр болгатып торырга, коры көннәрдә өстенә су сибәргә кирәк. Шул рәвешле, бакчада үстергән «төзек» алмаларның берсе дә әрәм булмас.
Алманың дөрес сортын сайлап, тиешле шартларда сакларга кирәк.
- Озак саклау өчен алманың Пепин шафранный, Ренет Симиренко, Джонатан, Антоновка, Голден Делишес кебек кышкы сортлары яхшы. Аларны, гадәттә, сентябрь ахыры - октябрь башында җыялар. Алмалар өлгереп бетмәгән, әчкелтем булса, бигрәк тә әйбәт.
- Алмаларны явым-төшемсез матур көнне җыярга кирәк. Юкса яхшы саклана дигән сортларның да череп, әрәм булуы бар. Кышка сакларга дигән алманы бәрми-сукмый, коймый, тырнак белән яньчеми генә җыярга кирәк. Җимешнең төбе дә калсын. Ул алманы гөмбәләнүдән саклый.
- Сакларга куяр алдыннан һәр алманы җайлап кына глицеринга манылган чүпрәк белән сөртеп чыгыгыз, я булмаса, һәр җимешне юка кәгазьгә төрегез. Болай эшләгәндә, бер алманың череге икенчесенә күчмәс.
- Базга төшерер алдыннан алманы, иренмичә, зурлыгы буенча аеру да файдалы. Ник дигәндә, эре алмалар вакларына караганда этиленны күбрәк бүлеп чыгара. Әлеге газ ярдәмендә кечерәк алмалар тизрәк өлгерәчәк. Эреләре исә тизрәк бозылып, янындагы башка алмаларга чир таратып, череп торачак.
- Гадәттә, алманы, өстенә ком, йомычка, торф сибеп, әрҗә яки катыргы тартмаларда саклыйлар.
- Алманы базда саклаганда, иң элек һава дымлылыгына игътибар итәргә кирәк. Җимешләр шиңмәсен өчен, ул 85-90 проценттан да ким булмаска тиеш. Алма якынча 0 градуслы температурада яхшы саклана. Аны суган яки сарымсак кебек зәһәр исле яшелчәләр янында сакларга киңәш ителми. Ә менә бәрәңге белән бергә саклауның бернинди зыяны да юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев