Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кипкән җимеш файдалы

Җәйгә ерак әле. Көздән хәстәрләп калдырган җиләк-җимеш витаминнарын югалта бара, яңа өлгергәннәрен авыз итәргә вакыт җитмәгән, ә организмга витаминнар кирәк. Витаминга бай, дәвалау үзлегенә ия кипкән җиләк-җимешкә өстенлек бирер чак хәзер. Аларның һәркайсының файдалы үзлекләрен тикшереп карыйк.

Кара җимеш

Эч катудан тилмерүчеләр көнне кара җимештән башларга тиеш. Аңарда калий күп, шунлыктан ул организмнан артык суны чыгарырга ярдәм итә, гипертониядән булыша һәм бөерләр эшчәнлеген яхшырта.

Өрек

Өректә йөрәк эшчәнлегенә кирәк булган калий бик күп. Шунлыктан ул йөрәк ритмы бозылганда, стенокардия, кан әйләнеше начар булганда, шешенүдән тилмерүчеләр өчен дару буларак кулланыла ала. Бәвел куу үзлегенә ия препаратлар кулланучылар да өреккә өстенлек бирергә тиеш. Гадәттә, аны инфаркттан тернәкләнеп килүчеләрнең рационына кертәләр. Составында тимер күп булу сәбәпле, азканлылыктан интегүчеләр өчен дә файдалы.

Йөзем

Кипкән виноград (йөзем) йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Соңгы тикшеренүләр аның нерв күзәнәкләрен саклавын да исбатлаган. Моннан тыш йөземдә бик сирәк очрый торган микроэлемент - бром бар. Ә ул исә остеопорозны кисәтү һәм дәвалау өчен крәк.

Йөземнең һәр төренең үз сыйфаты:

- киш-миш (төшсез йөзем) - калийга бай;

- ак йөзем ашказаны һәм эчәк өчен файдалы;

- караңгы төстәге «Изабелла» сортлы йөземдә кан әйләнешен яхшыртучы рубидий элементы бар. Ул кан тамырларын атеросклероз төерләреннән чистарта.

Инҗир

Кан тамырларында тромблар барлыкка килү куркынычы булганда, инҗир ярдәмгә килә. Ул шулай ук аритмия, бронхиаль астмадан тилмерүчеләр өчен файдалы, моннан тыш бәвел кудыру үзлегенә ия. Инҗир шеш үсүгә каршы тора, эчәктәге паразитларны үтерә, коры ютәлне бетерә. Ютәлне дәвалау өчен берничә инҗирне кайнар сөткә салып җебетәсе. Аннан иләк аша сөзеп, җылы килеш көнгә 3-4 тапкыр 0,5әр стакан эчәләр.

Слива

Анда каротин һәм пектин күп. Беренчесе вируслар һәм бактерияләргә каршы көрәшә, күз күремен яхшырта, пектинлы матдәләр исә эчәклек эшчәнлеген җайга сала, организмнан холестеринны чыгарырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев