Күңелне күтәрү өчен нинди ризыклар ашарга?
Күңел төшенкелеге белән ризыклар ярдәмендә дә көрәшергә була. Моның өчен кайчан нинди ризык ашарга кирәклеген белергә генә кирәк.
Җиләк-җимеш
Моңсулыктан иң яхшы ризык булып банан санала. Аларда бәхет матдәсе - мескалин бар. Ул күңелне күтәрә. Аңарда табигый шикәрмәләр бар, алар үсемлек җепселләре белән бергә көн дәвамында тәнгә көч бирергә, күңелне күтәрергә сәләтле. Әммә артык мавыкмагыз: көнгә бер банан ашау җитә, югыйсә күңел төшенкелеге белән көрәш артык авырлык җыюга китерер. Башка баллы ризыклар да күңелне күтәрергә ярдәм итә. Алар барысы да шатлык гормоны (эндорфин) бүленүгә этәргеч ясый.
Сөт һәм боткалар
Даими рәвештә томанлы, пыскак яңгырлы көннәр күзәтелүче Англиядә солы боткасын юкка гына үз итмиләр. Солы боткасында витаминнар һәм минераль матдәләр күп, шул ук вакытта ул йокысызлыктан коткара һәм авыруларга уңай йогынты ясый. Сөт ризыклары - В төркемендәге витаминнарның менә дигән чыганагы бит. Ә борчылганда тәннең аларга булган ихтыяҗы 5 тапкыр арта.
Яшелчәләрдән - брокколи
Күңел төшенкелегеннән коткарырга ярдәм итүче иң яхшы яшелчә булып брокколи санала. Аңарда В, А, С, Е, РР төркемендәге витаминнар һәм бик күп файдалы матдәләр бар. Аңарда хисси киеренкелекне бетерергә һәм тынычланырга ярдәм итүче фолий кислотасы да күп.
Ит
Галимнәр тарафыннан кызыл итне тиешле күләмдә ашамауның күңелдә шом тууга китерүе дәлилләнгән. Әмма әлеге сыйфат бары тик сыер һәм бәрән итенә генә кагыла. Шул ук вакытта көнгә 70 граммнан артык кызыл ит ашарга киңәш ителми. Кош ите турында да онытырга ярамый. Күркә итеннән әзерләнгән ризыклар аеруча файдалы.
Баллы ризыкларны әзрәк
Торт һәм бәлешләр чынлыкта безне бәхетлерәк итми. Баллы ризыкларны күбрәк ашаган саен, күңелсез уйларны басу өчен, алар тагын да күбрәк таләп ителә. Бары тик шоколад кына ярдәмгә килә ала, әмма аны дөрес ашарга кирәк: күңелне күтәрү өчен, көннең беренче яртысында 20-30 г шоколад ашау да җитә.
Чәйгә борыч сибәргә киңәш ителә
Һәрвакыт чәй эчәргә яратучыларның кофе һәм газлы эчемлекләр эчүчеләргә караганда сирәгрәк авыруларына игътибар ителгән. Чын яшел чәй күзәнәкләр таркалуын әкренәйтә. Аңа шикәр түгел, ә бал болгатып эчү яхшы. Пычак очында гына төелгән кызыл әче борыч өстәү дә файдалы. Әлеге тәмләткечтә матдәләр алмашын, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртучы һәм күңелне күтәрүче капсаицин бар.
Көнбагыш чиртегез
Алар авыруларга уңай йогынты ясаучы үсемлек җепселләре һәм фолий кислотасына бай. Көнбагыш ашау үзе дә тынычланырга ярдәм итә бит.
Майлы балык ашагыз
Бигрәк тә сөләйман (лосось) һәм сельдь балыкларын ашарга кирәк. Ул балыкларда D витамины һәм омега-3 май кислоталары күп, алар күңел төшенкелегенең чын дошманнары. Әлеге балыклар, фин галимнәре раславынча, баш миенә дә файдалы: хәтерне яхшырталар, акылга зәгыйфьлек һәм картлыкка бәйле акыл сайлыгы үсеш алу куркынычын киметәләр. Хәтерне яхшырту һәм тукымалар тыгызлануын булдырмас өчен, ким дигәндә, атнага 3 тапкыр майлы балык ашарга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев