Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кәбестә бөккәне

Әче камырны 45г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр дә җәймә җәяләр. Җәймәнең уртасына эч салып, ярым ай рәвешендә кырыйларын чеметеп сырлап чыгалар. Ясап бетергәч, бөккәнне әзрәк кабарталар, аннары өстенә йомырка сөртәләр. Духовкада пешерәләр һәм майлыйлар. Эчлек: кәбестәне вак кына турыйлар, тоз сибеп, кул белән уалар, суын сыгалар. Аннары кәбестәгә каты итеп...

Әче камырны 45г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр дә җәймә җәяләр. Җәймәнең уртасына эч салып, ярым ай рәвешендә кырыйларын чеметеп сырлап чыгалар. Ясап бетергәч, бөккәнне әзрәк кабарталар, аннары өстенә йомырка сөртәләр. Духовкада пешерәләр һәм майлыйлар.

Эчлек: кәбестәне вак кына турыйлар, тоз сибеп, кул белән уалар, суын сыгалар. Аннары кәбестәгә каты итеп пешереп вак кына тураган йомырка кушып болгаталар, эреткән май, шикәр комы өстиләр.

1 өлешкә: камыр 45г, йомырка 8г, май 5г, кәбестә 75г, йомырка 12г, май 8г, шикәр комы, тоз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев