Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Кызыклы һәм файдалы

Итнең дә төрлесе була

Кеше өчен сәламәтлек иң мөһиме икәнен һәркем белә. Ә организмның ничек эшләве, димәк, сәламәтлекнең торышы кулланыла торган продукциянең сыйфатына бәйле.

Билгеле булганча, дөньяда җитештерелә торган антибиотикларның яртысыннан артыгы авыл хуҗалыгы терлекләренең үсешен тизләтү һәм төрле чирләрдән саклау өчен кулланыла. Тик, кызганычка каршы, гамәлдә аларны кирәксә-кирәкмәсә дә сәламәт хайваннар азыгына да өстәп бирәләр. Ни өченме? Тизрәк үстерү, терлекләрне теләсә нинди шартларда яшәүгә яраклаштыру, шуның белән җитештерү чыгымнарын киметү өчен.

Күпләр антибиотиклар куллануның бер зыяны да юк дип уйлыйлар. Чөнки кеше үз гомерендә антибиотиклар кулланмый тормый, ләкин аларны катгый система буенча куллану зарур. Ә һәр көнне антибиотиклар белән «баетылган» ит ашап, организмны берөзлексез әлеге дару белән тәэмин итеп торабыз. Бу исә кеше организмына начар тәэсир итә - төрле чирләргә каршы торучанлыкны киметә.

Кулланучыларга итне антибиотиклардан арындыру буенча берничә киңәш бирәбез.

Беренче киңәш - шуны истән чыгармаска, иң әһәмиятлесе бәя түгел, сыйфат.

Итне һәм ит эшләнмәләрен сыналган җитештерүчеләрдән алырга кирәк. Иң яхшысы - шәхси хуҗалыктан алу. Андый мөмкинлек булмаса, ит эшләнмәләрен саклану срогына игътибар итегез. Озак вакытлар үзгәрми саклана икән, димәк, анда дарулар күп кертелгән. Шуны истә тотарга кирәк: иң күп препаратлар - кош итендә, ә иң азы - сыер итендә.

Икенче киңәш - ит ризыкларын дөрес әзерләү, ягъни термик эшкәртү. Ул чагында ит өлешчә антибиотиклардан арындырыла. Итне озаграк кайнатсаң, препаратлардан күбрәк арындырабыз.

Өченче киңәш - антибиотикларны нейтральләштерәбез.

Кара җиләк, мүк җиләге, тәмләткечләр - бик яхшы нейтрализаторлар. Организмны антибиотиклардан төрле үләннәрдән кайнаткан чәй дә чистарта.

Фәрхәт Гыйззәтуллин,
Яр Чаллы шәһәре, Актаныш районы буенча республика гигиена һәм эпидемиология үзәгенең гигиена буенча табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев