Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Җир йөзеннән нинди телләр юкка чыга

Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар. Тел ягыннан аеруча чуар булган төбәкләрдә телләрнең юкка чыгуы бигрәк тә көчле. Африкада биш йөздән кимрәк кеше сөйләшә торган 200 тел барлыгы билгеле, Америка Кушма Штатларында һәм...

Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә.

Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар. Тел ягыннан аеруча чуар булган төбәкләрдә телләрнең юкка чыгуы бигрәк тә көчле. Африкада биш йөздән кимрәк кеше сөйләшә торган 200 тел барлыгы билгеле, Америка Кушма Штатларында һәм Канадада индеецларның 200 теле юкка чыгу алдында тора дип саныйлар. Бу процесслар аеруча Бразилиядә көчле. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә 600-700 тел бар, шуларның кырыгы дәүләт ярдәменә мохтаҗ.

Европа илләрендә 123 телдән тугызы юкка чыккан, егерме алтысысы югалу алдында тора, тагын 38 телгә шундый ук куркыныч яный.

Күргәнебезчә, дөньяда бик күп телләргә бетү куркынычы яный. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйләшә башлый, шул телдәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияты тел белән бергә юкка чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев