Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Җир җиләгеннән кайнатма

Кирәк: 1 кг җиләк, 1,2 кг шикәр комы. Җир җиләген чүпләрдән, бозык җиләкләрдән арындырырга һәм измичә генә чайкарга. Җиләкләрне зур савытка салып, өстенә шикәр комы сибәргә һәм 8-10 сәгатькә салкынча урынга куеп торырга. Җиләкләрне кәчтрүлгә салып, ут өстенә куярга. Кайнап чыккач, утны киметеп, вакыт-вакыт кәчтрүлне акрын гына селкеткәли-селкеткәли һәм өстенә...

Кирәк: 1 кг җиләк, 1,2 кг шикәр комы.

Җир җиләген чүпләрдән, бозык җиләкләрдән арындырырга һәм измичә генә чайкарга. Җиләкләрне зур савытка салып, өстенә шикәр комы сибәргә һәм 8-10 сәгатькә салкынча урынга куеп торырга.

Җиләкләрне кәчтрүлгә салып, ут өстенә куярга. Кайнап чыккач, утны киметеп, вакыт-вакыт кәчтрүлне акрын гына селкеткәли-селкеткәли һәм өстенә җыелган күбеген ала-ала, якынча 25 минут кайнатырга. Кайнар кайнатманы йогышсызландырылган коры пыяла савытларга тутырырга. Ярты литрлы пыяла савытларны 10 минут, бер литрлыларын 20 минут дәвамында суы кайнап торучы зур кәчтрүлдә йогышсызландырырга. Аннары капкачларын каплап, бүлмә җылылыгына кадәр суытырга да, караңгы һәм салкынча урынга сакларга куярга.

Фото uzi-trehgorka.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев