Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Иммунитетны ныгыту өчен

Ах, бу җәй! Без барыбыз да аны түземсезлек белән көтәбез, планнар корабыз. Быелгы җәй бераз үзенчәлеклерәк: коронавирус инфекциясеннән саклану өчен җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткадан йөрергә туры килә. Ярый әле урамда аларсыз йөрергә рөхсәт иттеләр. Ләкин шулай да, бу уңайсызлыкларга карамый, җәй үзенекен итә – бар тирә-як яшеллектән балкый, чәчәкләр хуш исләрен тарата. Кояш астында рәхәтләнеп ял итәргә, табигатькә чыгарга, елга буенда балык тотарга була. Яңгыры да бит аның җылы, тәннәрне иркәли. Шуның өстенә җәй сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт. Тирә-юньдә җиләк-җимеше, яшелчәсе... Вакытны һич тә бушка уздырырга ярамый, аларны тизрәк җыеп калырга кирәк. Яңгырлы көзләрдә, салкын кышларда аларның хуш исен генә иснәсәң дә организмга дәва.  Ә җәй көннәрендә имммунитетны ныгыту өчен сез ниләр эшлисез? Нинди җиләкләр, үләннәр җыясыз? Бәлки файдалы эчемлекләр, кайнатмалар ясауда үзегез генә белгән шәп рецептларыгыз бардыр? Әйдәгез, безнең белән дә бүлешегез. 

Бакча җиләге

Быел җәй иртә килде. Инде июнь башында күпләрнең бакчаларында җиләк өлгерә башлады. Кайберәүләр бу җиләкне бездә виктория дип тә атый. Әйдәгез әле, без яраткан сусыл җиләкләр белән ныклабрак танышыйк. 

Файдасы

Бакча җиләге аскорбин кислотасына бик бай. Ягъни анда С һәм A, PP, E витаминнары, органик кислоталар, шикәр, пектин, антоциан, клетчатка, калий, микроэлементлар күп. Ә бу элементлар йод, цинк, марганец, тимергә бик бай. Виктория җиләге бик яхшы диетик продукт булып санала. Аны бавыр, бөер, йөрәк авыртканда, витаминнар җитмәгәндә өстәмә дәвалау чарасы буларак кулланырга кушалар. Бакча җиләгендәге клетчатка эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, аны чистарта, эч йомшарту, эч катудан коткару чарасы булып тора. 
Бакча җиләге составындагы C витамины матдәләр алмашын тулысынча яхшырта, көйли, организмны токсиннардан һәм кан тамырларындагы «начар» холестериннан чистартуда катнаша, антисептик, сидек кудыру, ташларны юкка чыгару, канны туктату, җәрәхәтләрне төзәтү, шулай ук бабасырны организмнан куу сәләтенә ия. Бакча җиләгендә һәм чиядә була торган антоцианнар кеше организмын радиациядән саклау чарасы да булып тора. Антиоксидантлар күп микъдарда булган виктория җиләген күпләп ашау хәтта картаю процессын да әкренәйтергә мөмкин диләр белгечләр. Шуңа күрә, яшь булып калырга теләүчеләргә кул астындагы чара бүген бакчада үсүче әлеге сусыл җиләк. 

Дару чималы сыйфатында бакча җиләгенең җимешләрен, яфракларын, тамырын кулланалар. 

Бакча җиләкләрен тулысынча пешеп беткәч, коры һава торганда, гадәттә, чык кипкәннән соң, иртәнге якта яки кичкырын җыялар. Яфракларын чәчәк аткан вакытта һәм җимеш биргәндә алалар. Аларны җимешләреннән аералар. Ә тамырын көзен җыю отышлы. вак тамырларын чистартырга, гадәттәге ысул белән киптерергә кирәк. 
Бакча җиләгенең яфракларында эфир майлары һәм кайрысыман матдәләр бар. Шуңа күрә яфраклардан ясалган төнәтмә ангина, стоматит һәм башка салкын тиюләр вакытында тамакны чайкату өчен файдалы.
Бакча җиләгенең түтәлдән яңа җыеп алынганын ашау һәм аннан төнәтмә ясап эчү йод җитмәүдән, матдәләр алмашы бозылудан, симерүдән, эчәк инфекцияләреннән, салкын тиюдән килеп чыккан калкансыман биз авыруларыннан әйбәт. Бу җиләкнең олысына да, кечесенә дә файдасы зур. Аны куллану организмга көч бирә, йокыны яхшырта, эчәклекләрне, бөерне һәм йөрәкне әйбәт эшләтә, тын кысылу бетә, күзләрнең күрүен саклый. 

Кемнәргә ярамый

Виктория җиләген кайберәүләргә кулланырга ярамый. Әлеге продукт бик файдалы булса да, кечкенә балаларда аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Моның төп симптомнары - авыз эчендә әчетү, кадап тору, баш авырту, иреннәр, бит, тел һәм тамак төбе шешү. Иң авыр очракларда сулыш алу кысыла.

Чыганак: floweryvale.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев