Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Җиләк кагы

Ингрeдиeнтлар:  Җиләк – 1 кг,  шикәр комы – 200 гр.,  ярты лимoн согы.

ӘЗЕРЛӘҮ:
Җиләкләрне юарга һәм суын агызырга. Төпләрен алып, викторияне блендер белән төярлек савытка салырга. Шикәр комы һәм лимон согы кушарга. Шикәр комын күпме кирәк, шуның кадәр салырга була. Лимон согы исә какка тәмле әчелек кенә биреп калмый, аның ачык, матур төсен югалтмаска да ярдәм итә. Аннары блендер ярдәмендә пюре ясарга кирәк. Катнашманы киптерү формаларына тигез итеп салырга. Калынлыгы 0,5 см.дан күп булмасын. Формаларны духовкага куярга. Температура 60-80 градус булырга тиеш. Артык дым чыксын өчен духовка авызын вакыт-вакыт ачып алырга кирәк. Утта өч сәгать тотарга, духовканы ачып, какны тотып карарга, баскаларга була. Какны кондициягә җиткәнче киптерәләр. Әзер как кулга ябышмаска, пружина кебегрәк булырга тиеш. Противеньне духовкадан чыгарып, суытырга, почмакларыннан тотып, пластинканы аерып алырга, кухня тактасына куеп, ленталарга бүләргә. Ленталарны рулет итеп төрергә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X