Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Җиләк-җимешләрне саклау тәртибе

Сусыл җиләкләрне (бакча җиләге, кура җиләге) суыткычка савытка бер катлам җәеп кенә куярга кирәк. Аларны пыяла савытта да, тартмада да сакларга ярамый. Җиләкләрне теләсә нинди яссы савытка (кечкенә тәлинкә, калай таба) җәегез һәм өстен кәгазь тастымал белән каплагыз. - Караҗиләк, күкҗиләк, төче чия кебек җиләкләрне, өстен кәгазь тастымал белән каплап,...

Сусыл җиләкләрне (бакча җиләге, кура җиләге) суыткычка савытка бер катлам җәеп кенә куярга кирәк. Аларны пыяла савытта да, тартмада да сакларга ярамый. Җиләкләрне теләсә нинди яссы савытка (кечкенә тәлинкә, калай таба) җәегез һәм өстен кәгазь тастымал белән каплагыз.

- Караҗиләк, күкҗиләк, төче чия кебек җиләкләрне, өстен кәгазь тастымал белән каплап, җамаякта да сакларга мөмкин.

- Урман һәм бакча җиләкләрен үзеңә дә туңдырырга була, туңдыргычта алар берничә ай саклана. Төче чия һәм чияне катыру өчен, җиләкләрне юып киптерегез, сапларын алыгыз һәм пакетларга салып туңдыргычка куегыз.

- Сусыл җиләкләрне юмаган көенчә катыралар. Калай табага җәелгән җитен яисә кәгазь тастымалга җиләкләрне бер катлам итеп таратып, туңдыргычка бер-ике сәгатькә куегыз. Аннары туңдырылган җиләкләрне махсус капка, пыяла яисә бер савытка салып, кабат туңдыргычка куегыз.

- Туңдырылган җиләк-җимешләр яңа җыелганнарыннан тәме, туклыклылыгы, витаминнар күләме буенча һич тә аерылмый. Шул ук вакытта аларның тагын бер уңай ягы бар. Мәсәлән, җиләк-җимеш татлысуларыннан аермалы буларак, аларны йогышсызландырырга, ягъни 100°С лы суда кайнатырга яисә пешекләргә кирәк түгел. Шул сәбәпле туңдырылган җиләк-җимешләрнең татлы тәме яхшырак саклана һәм алар файдалырак та була.

Җиләкләр

Суыткычта саклау вакыты

Туңдыргычта саклау вакыты

Нарат җиләге

1 ай

12 ай

Чия

1-2 көн, юмаган көенчә сакларга

12 ай

Күкҗиләк

1 атна, капкачы ябык савытта юмаган көенчә сакларга

8-9 ай

Кара бөрлегән

2 көнгә кадәр, кәгазь тастымалга яисә яссы савытка бер катлам таратып, юмаган көенчә сакларга

9 айга кадәр

Мүк җиләге

1 ай

12 айга кадәр

Кура җиләге

3 көнгә кадәр, яссы савытта бер катлам итеп таратып саклау яхшы

9 айга кадәр

Карлыган

Кызыл карлыган 2-3 көн, кара карлыган 5 көнгә кадәр

Төче чия

1-2 көн, җиләкне юмаган көенчә өстенә кәгазь тастымал белән каплап, җамаякта сакларга

8 айга кадәр

Караҗиләк

1 атна, капкачы ябык савытта юмаган көенчә сакларга

8 айга кадәр

Фото s1.1zoom.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев