Яшелчәләр белән пешереп томалап пешерелгән ит
Ифтарга җиңел, шул ук вакытта туклыклы кайнар ризык әзерлибез.
Моның өчен безгә менә нәрсәләр кирәк булачак:
800 г. ит, 250 г. шампиньон гөмбәсе, 1 зур татлы борыч, 1 зур баш суган, 1 кишер, 1 аш кашыгы томат пастасы, укроп, тоз, борыч.
Әзерләү ысулы:
Итне вак кисәкләргә турап, үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Аннары ит өстенә юка ярымбоҗралар итеп туралган суганны салабыз, болгатабыз, бераз су өстәп, томалап пешерергә куябыз. Ул арада татлы борычны саламлап турыйбыз, шампиньоннарны икегә бүләбез (әгәр гөмбәләр зур булса — дүрткә, бик вак булса — бөтен килеш калдырабыз), кишерне эре угычтан уабыз. Боларга томат пастасын кушып, аз гына майда 5 минут кыздырабыз.
Әзерләнгән яшелчәләрне ит янына салабыз, тагын су өстәп, әкрен утта тулысынча пешкәнче томалыйбыз. Пешерү барышында 1–2 тапкыр болгатабыз, кирәк булса су өстибез.
Табынга биргәндә өстенә ваклап туралган укроп сибәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев