Хуҗабикәгә
Абрикос кайнатмасы Кирәк: 1 кг абрикос, 1,5 кг шикәр комы, 2 стакан су. Вак абрикосны берничә урыныннан тишкәләп бөтен килеш, эресен урталай ярып кайнаталар. Абрикосларны юарга. Шикәр комы белән судан ясалган кайнар сиропны абрикос өстенә коеп, бер тәүлек тотарга. Икенче көнне сиропны агызып алырга һәм кайнатып чыгарырга. Кабат җимешләр өстенә...
Абрикос кайнатмасы
Кирәк: 1 кг абрикос, 1,5 кг шикәр комы, 2 стакан су.
Вак абрикосны берничә урыныннан тишкәләп бөтен килеш, эресен урталай ярып кайнаталар. Абрикосларны юарга. Шикәр комы белән судан ясалган кайнар сиропны абрикос өстенә коеп, бер тәүлек тотарга. Икенче көнне сиропны агызып алырга һәм кайнатып чыгарырга. Кабат җимешләр өстенә коеп, бер тәүлеккә калдырырга. Өченче мәртәбә сиропны абрикосы белән бергә, җимешләр үтә күренмәлегә әйләнгәнче кайнатырга.
... повидлосы
Өлгергән, төше алынган җимешләрне иләк аша үткәрергә. Шул ук күләмдә шикәр комы салып, 20 минут кайнатырга. Стерильләштерелгән 0,5 л лы банкаларга тутырып, капкач капларга һәм салкын урынга куярга.
... компоты
Сироп: 1 л су, 300-500 г шикәр комы (җимешләрнең баллылыгына карап).
Компот өчен өлгереп җиткән, зарарланмаган һәм катырак җимешләрне сайлап алырга кирәк. Йомшак абрикос компотны тоныкландыра. Җимешләр эре булса, аларны урталай бүләргә. Компот өчен төшле абрикос та, төшсезе дә ярый. Төшсез җимеш кулланганда компотка чистартылган берничә абрикос орлыгы салырга киңәш ителә.
Беренче ысул. Җимешләрне банкага салып, кайнар сироп коярга һәм банкаларны сулы кәстрүлгә утыртырга. 0,5 л лы банканы - 12 минут, 1 л лыны - 18, 3 л лыны 30 минут пастеризацияләргә һәм капкачларга.
Икенче ысул. Абрикосларны банкага салып, шикәр комы белән сибәргә һәм согы бүленеп чыкканчы тотарга. Аннан кайнаган салкын су коеп, банкаларны салкын су тутырылган кәстрүлгә тезәргә.
0,5 л лы банканы - 25 минут, 1 л лысын 40 минут пастеризацияләргә һәм капкачларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев