Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

«Гранатлы беләзек» салаты

Кирәк: 300әр г пешкәнтавык яки сыер ите һәм чөгендер, 200 г пешкән бәрәңге, 3 каты пешкән йомырка, тәменчә әстерхан чикләвеге, 2 гранат, 250 г майонез. Иң баштан сай тәлинкәгә вак итеп туралган итне җәеп салырга. Аның өстенә шакмаклап туралган бәрәңге, йомырка салырга. Соңыннан исә шул массага угычтан уылган яки вакланган...

Кирәк: 300әр г пешкәнтавык яки сыер ите һәм чөгендер, 200 г пешкән бәрәңге, 3 каты пешкән йомырка, тәменчә әстерхан чикләвеге, 2 гранат, 250 г майонез.

Иң баштан сай тәлинкәгә вак итеп туралган итне җәеп салырга. Аның өстенә шакмаклап туралган бәрәңге, йомырка салырга.

Соңыннан исә шул массага угычтан уылган яки вакланган һәм әстерхан чикләвеге кушылган чөгендерне кушып куярга. Һәр катына майонез сыларга. Салат өстенә гранат җимешләре сибеп, берничә сәгать суыткычта тотарга.

Салат беләзек формасында килеп чыксын өчен, салат савыты уртасына стакан яки баштүбән бастырылган банка куеп калдырыгыз. Салатны бераз суыткычта тотканнан соң, стаканны алыгыз. Салат нәкъ беләзеккә охшап калачак!

Ашларыгыз тәмле булсын!

Әйтергә кирәк: салат - организм тарафыннан җиңел үзләштерелә торган бик тәмле һәм туклыклы ризык. Иртәнге яисә кичке аш вакытында салат ашап куйсаң, организмга кирәкле булган минераль тозларның, витаминнарның керүен тәэмин иттең дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев