Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Гөмбәле-сырлы аш яратасызмы?

Пешереп караганыгыз бармы? Әйдәгез бергә әзерлибез!

1. Баштан мин шулпа пешерәм, тавыктан да ярый, башка иттән дә. Пешкән итне алып, шулпасын сөзәм, кәстрүлен юам да, кирәк өлешен генә салып, киредән утка куям.

2. Туралган бәрәңге, кишер белән суганны өстим. Соңгыларын кыздырып салсагыз да була.

3. Шул вакытта гөмбене турап, кыздырып алам.

4. Ашка гөмбә һәм вакланган сыр өстим. Бер ничә минут сыр эрегәнче генә утта тотам да, сүндереп куям. 

5. Кеше саен бүлгәндә, итне тарелкаларга өстәп, яшеллек (яраткан кешегә) салып бирәм.

Гөмбә нинди диярсез?

Мин шампиньон салдым, баллы гөмбә (опята) да ярый.

Сыр дигәненә килсәк, аның тышына "Аш һәм соус өчен" диеп язылган була. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев