Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Үги ана яфрагы гына... димә икән!

Үги ана яфрагы (мать-и-мачеха) елга буйларында, юеш җирләрдә үсә. Чәчәген ачылып бетмәс борын ук, ә тамырын кар ачылгач та җыярга кирәк.

Яфракларын кырау төшә башлаганчы җыялар. Чәчәге, яфрагы, тамыры – һәммәсе дәвалау үзлегенә ия. Үги ана яфрагы ашказанын төзәтер һәм куәт бирер. Шулай ук бизгәк тотканда тирләтер һәм ютәлгә, күкрәк авыруларына, үпкә һәм эч шешкәнгә файдалы. Үт кутырыннан котылу өчен үги ана яфрагын чәй кебек эчеп авыруны эчтән куалар. Тышкы авырулар булганда яфрагын ябалар. Яфрагын киптереп чәй кебек эчсәң, ютәлгә һәм сулыш тарайганда, бизгәк тотканда шифасы күп. Шешләргә һәм җәрәхәтләргә япсаң да бик файдалы үлән. Яшел яфрагын һәм тамырын алып, шунда ук суын сыгып (сок ясап) һәр көнне ике мәртәбә берәр аш кашыгы эчсәң үт кутырына һәм туберкулез авыруына, үпкә җәрәхәтләрен дәвалауда шифасы тияр.
Ветеринарлар үги ана яфрагын мал йөткергән вакытта печәнгә яки солыга кушып ашаталар.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X