«Французча әзерләнгән ит» рецепты
Кирәк: 1 кг сөяксез сыер ите, 200 г голланд сыры, 3 баш суган, 2 бал калагы аджика, 4-5 аш кашыгы майонез, 2 өлеш сарымсак, яшел тәмләткечләр, үсемлек мае, тәменчә тоз. Итне артык зур булмаган кисәкләргә турарга һәм яхшылап тапаларга. Иткә тоз сибәргә һәм вак угыч аша үткәрелгән сарымсак, аджика, майонездан...
Кирәк:1 кг сөяксез сыер ите, 200 г голланд сыры, 3 баш суган, 2 бал калагы аджика, 4-5 аш кашыгы майонез, 2 өлеш сарымсак, яшел тәмләткечләр, үсемлек мае, тәменчә тоз.
Итне артык зур булмаган кисәкләргә турарга һәм яхшылап тапаларга. Иткә тоз сибәргә һәм вак угыч аша үткәрелгән сарымсак, аджика, майонездан ясалган соуста берәр сәгать маринадларга. Аннан соң әлеге ит кисәкләрен майлы табага тезәргә, һәр ит кисәге өстенә боҗралап туралган суган куеп чыгарга. Угычтан чыгарылган сырны суган өстенә сибәргә. Духовкага куяр алдыннан һәр ит кисәгенә майонез агызып чыгарга һәм уртача утта 30-35 минут пешерергә. Пешеп җитәрәк, яшел тәмләткечләр сибәргә һәм тагын 5 минут духовкада тотып алырга. Бик тәмле ризык килеп чыга.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев