Файдалы киңәшләр
1 Өйдә вак тоз булмаса, эре аш тозын или аласыз. 2 Бәрәңге үрмәсен өчен, янына бер алма салалар. 3 Камырга йөземне онда әвәләп салырга кирәк. Болай ул тигез тарала, төпкә утырмый. 4 Пешергәндә ашамлыкка тоз күп салсагыз, берничә тамчы лимон согы тамызыгыз. Ул балык һәм ит ризыкларына үзенчәлекле тәм дә...
1 Өйдә вак тоз булмаса, эре аш тозын или аласыз.
2 Бәрәңге үрмәсен өчен, янына бер алма салалар.
3 Камырга йөземне онда әвәләп салырга кирәк. Болай ул тигез тарала, төпкә утырмый.
4 Пешергәндә ашамлыкка тоз күп салсагыз, берничә тамчы лимон согы тамызыгыз. Ул балык һәм ит ризыкларына үзенчәлекле тәм дә бирә.
5 Камыр басканда барлык ризыклар да бүлмә температурасында булырга тиеш. Сыеклыкны 30-35 °Ска кадәр җылыталар. Шуннан түбәнрәк яки югарырак температурада чүпрә гөмбәчекләренең активлыгы кими.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев