Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Эпидемия вакытында ничек тукланырга?

Коронавирус дөнья халкында паника тудырды. Шул сәбәпле күпчелек кеше кибетләргә азык-төлек сатып алырга йөгерде, ризыкның һәм әйбернең кирәген дә, кирәкмәгәнен дә күпләп җыйды. Кибет киштәләре тиешле товарлар белән тулыландырылып торганга күрә, халык тынычланды сыман. Карантин вакытында 2-3 атна буе бер кешене (якынча) азык-төлек белән тәэмин итүнең исемлеген кул астында тотсагыз һәм шул юнәлештә эшләсәгез, исрафтан сакланырсыз дип иң кирәкле ризыклар исемлеген тәкъдим итәбез.

Карабодай, тары, дөге, һ.б. ярма – 1 кг.
Макарон эшләнмәләре – 3-4 төргәк (һәрберсе 400 әр гр чамасы).
Бәрәңге – 3-4 кг.
Кишер, чөгендер, башка тамыразыклар – 1 әр кг.
Суган – 2 кг, сарымсак – 5-6 баш.
Башлы кәбестә – 2 данә, тозлы кәбестә – 1 кг.
Ногыт борчагы, фасоль, борчак (корысы) – 1 кг.
Балык һәм ит консервлары – бер атнага 2 банка.
Туңдырылган тавык, сыер ите һәм балык – 1-1,5 кг.
Туңдырылган җиләк-җимеш – 3-4 төргәк.
Алма, әфлисун, лимон – 1-2 кг.
Укроп, кинза, петрушка – берәр бәйләм.
Киптерелгән җимеш һәм чикләвекләр – 0,5 кг.
Он – 2 кг.
Шикәр – 2 кг.
Тоз – 0,5 кг.
Ипи – 3-4 буханка (аны туңдырырга була). 
Тиз бозыла торган ризыкларны һәм ярымэшләнмәләрне һәм җиләк-җимешләрне запас итеп алмаска киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев