Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Өчпочмак пешерәбез

Башта камырны 50 г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр, аннары җәяләр. Җәймәләр уртасына әзерләнгән эчне салалар, камырның кырыйларын 3 җирдән күтәреп, чеметеп куялар, уртасын азрак ачык калдыралар. Ясаган өчпочмакларны майлы табага тезеп бераз кабарталар. Мичкә куярга 5-10 минут кала өсләренә йомырка сөртәләр. 180-220 градуста 25-30 минут пешерәләр. Әзер өчпочмакларны эреткән май...

Башта камырны 50 г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр, аннары җәяләр. Җәймәләр уртасына әзерләнгән эчне салалар, камырның кырыйларын 3 җирдән күтәреп, чеметеп куялар, уртасын азрак ачык калдыралар. Ясаган өчпочмакларны майлы табага тезеп бераз кабарталар. Мичкә куярга 5-10 минут кала өсләренә йомырка сөртәләр. 180-220 градуста 25-30 минут пешерәләр. Әзер өчпочмакларны эреткән май белән майлыйлар.
Эчлек әзерләү: сыер итен, бәрәңге, суганны шакмаклап турыйлар да, тоз, борыч сибеп, эреткән сыер мае өстәп, барысын бергә болгаталар.
1 өчпочмакка: әче камыр 50г, сыер ите 23г, бәрәңге 30г, сыер мае 6г, башлы суган 9г, тоз, борыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев