Чәчәкләр озаграк торсын өчен
Чәчәкләр кайчак бик тиз сула, икенче көнне үк яфраклары һәм таҗлары коела башлый. Аларның гомерен озайту өчен гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
1. Сабакларының аскы яфракларын һәм ботакларын кисегез.
2. Салкыннан кергән чәчәкләрне суга куярга ашыкмагыз, бераз гына бүлмә җылылыгында сусыз гына тотыгыз.
3. Аккан су астында чәчәкләрнең сабакларын кисегез. Аннан сөтчел сыекча тамып торса, сабак очларын 40 секундка кайнап торган суга тыгып алыгыз.
4. Чәчәк бәйләмен кайнаган салкын суга утыртыгыз. Суны көн саен алыштырып, сабакларын кисеп торыгыз.
5. Суга бераз гына лимон кислотасы, бер аш кашыгы серкә салыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев