Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Чәчәк бәйләмнәре ямь өсти

Чәчәкле җәйнең матурлыгын саклап каласы, өйне гөл-чәчкәләр белән бизисе килә. Ә сез чәчәк бәйләмнәре, алардан бизәкләр ясый беләсезме? Мөһим кагыйдәләрне исегезгә төшерәбез. Йорт эчен чәчәкләр белән бизәгән вакытта вазаның үзенчәлеген һәм чәчәкләрнең биеклеген исәпкә алырга кирәк. Стеналарда салам белән үрелгән чәчәкләр матур күренә. Чәчәкләрне вазаларга, пыяла тартмаларга, кәрҗиннәргә утыртырга була.

1 Кечкенәрәк түгәрәк чәчәк бәйләмнәрен тәбәнәк вазаларда өстәл өстенә, ә аска карап, салынып торучы чәчәкләрне шкаф өстенә яки киштәгә куялар.

2 Озын сабаклы зур чәчәк бәйләмнәрен идәндәге вазага куярга киңәш ителә.

3 Берьяклы чәчәк бәйләмнәрен стена янына, почмактагы шүрлеккә урнаштыралар.

4 Биек ваза өчен озын сабаклы чәчәкләрне сайлыйлар. Тар муенлы биек вазада кайбер чәчәкләре салынып торучы бәйләмнәр матур булып күренәчәк.

5 Вазадан чыгып торучы чәчәкләр аннан 1,5-2 тапкыр биегрәк булырга тиешләр.

6 Тәбәнәк вазалар өчен барлык чәчәкләр дә диярлек туры килә.

7 Чәчәкләрне төрле ысуллар ярдәмендә беркетәләр. Тәбәнәк вазаларда - җеп яки тимерчыбык ярдәмендә бәйләнгән мүкле нигез, чынаяк челтәр, махсус болытча, ә биекләрендә уралма тимерчыбык, агач терәкләр, вак күзле челтәрләр кулланалар.

8 Тәбәнәк вазаларда чәчәк чагылышы күренеп торырлык итеп су өслегенең бер өлешен ачык калдырыгыз.

9 Бер төр чәчәкләргә шул төрдәге яфракларны гына кушыгыз.

10 Чәчәкләрне вазага таратып утырталар. Бәйләмнең үзенчәлеген һәм зурлыгын билгеләп, чәчәкләрне иң кечкенәсе уртачасының 3/4е биеклегендә, ә уртачасының озынлыгы иң зурысының 3/4е биеклегендә булырлык итеп сайлыйлар.

11 Зуррак һәм караңгырак төстәге чәчәкләрне вазаның аскы өлешенә туры китереп урнаштыралар.

12 Бүгенге көндә вазаларны пыяла, металл, агач, керамика, фарфор, пластик, бамбук кебек материаллардан ясыйлар. Формалары озынча, турыпочмаклы, цилиндр, касә, кувшин, горшок кебек булырга мөмкин.

Кайбер кагыйдәләрне истә тотып, иҗади хыялларыгызга да ирек бирегез. Чәчәк бәйләмнәре сезнең күңелегезне күтәреп, өегезгә ямь өстәп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев