Бәрәңгедә чир бар?
Бәрәңге саклаган вакытта һәм үсеш чорында микроблар белән зарарлана. Мондый бәрәңгеләрнең аеруча өске яфраклары саргая, катылана һәм бөтерелә. Әлеге гөмбә авыруы вакытында бәрәңге сабагының төбе карала һәм чери башлый. Шул черек сабак буенча 10 см дан артык күтәрелергә мөмкин. Бәрәңге чәчәк аткан вакытта авыру бик нык үсеш ала. Зарарланган бәрәңгеләрнең...
Бәрәңге саклаган вакытта һәм үсеш чорында микроблар белән зарарлана. Мондый бәрәңгеләрнең аеруча өске яфраклары саргая, катылана һәм бөтерелә. Әлеге гөмбә авыруы вакытында бәрәңге сабагының төбе карала һәм чери башлый. Шул черек сабак буенча 10 см дан артык күтәрелергә мөмкин.
Бәрәңге чәчәк аткан вакытта авыру бик нык үсеш ала. Зарарланган бәрәңгеләрнең үсеше әкренәя, яфраклары саргаеп бөтерелә. Бәрәңге сабагы чери һәм җирдән җиңел генә тартып алына. Сабактан соң чир бәрәңгенең үзенә күчә һәм аның үзәге чери башлый, коңгырт таплар барлыкка килә. Бәрәңгене урталай кисеп караган очракта, черегән урыннар бик яхшы күренәчәк. Ул, гадәттә, сабак белән тоташкан җирдән башлана һәм бәрәңге үзәгендә черек бушлык барлыкка килә. Әлеге чир иртә чорда (чәчәк атканга кадәр) йоккан очракта, яңа бәрәңгеләр барлыкка килми.
Фото justinhealth.com сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев