Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Борай ярмасы белән пешкән каз

Кирәк: 2,5-3 кг лы каз түшкәсе, 1 кг тоз, 2 шәр аш кашыгы аджика, коры гәрчич, 1 кечкенә сарымсак, 2 стакан борай (полба) ярмасы. Чиләккә 10 литр су һәм 1 кг тоз салып, болгатырга. Шул суга юылган казны батырып, 12 сәгатькә салкынча урынга куярга. Казны судан алып саркытырга, салфетка белән...

Кирәк: 2,5-3 кг лы каз түшкәсе, 1 кг тоз, 2 шәр аш кашыгы аджика, коры гәрчич, 1 кечкенә сарымсак, 2 стакан борай (полба) ярмасы.

Чиләккә 10 литр су һәм 1 кг тоз салып, болгатырга. Шул суга юылган казны батырып, 12 сәгатькә салкынча урынга куярга. Казны судан алып саркытырга, салфетка белән корытырга.

Сарымсакны угычтан уып, аджика, гәрчич кушып болгатырга, әйбәтләп казга сыларга. 20 минут чамасы тотарга.

Борай ярмасын тозлы суда бүрттереп алырга, каз эченә тутырырга, тешчистарткыч таякчыклар белән беркетергә. Фольгага төреп, кызу духовкада 1 сәгать пешерергә, аннары тагын 1,5 сәгать тотарга.

Каз мае, тәмләткечләр сеңеп пешкән борай ярмасы хуш исле, искиткеч тәмле була.

Фото biznes-lanch.com сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев