Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бәлеш пешерәбез

Камыр өчен: 1 стакан чистартылган көнбагыш мае, 1 йомырка, 1 аш кашыгы майонез, тоз, бер чеметем чәй содасы, он. Эчлек өчен: 500-600 г сыер һәм каз яки үрдәк ите, 7-8 бәрәңге, 3 суган, тоз, борыч. Эчлек өчен ит, чистартылган бәрәңге һәм суганны шакмаклап турарга. Тоз һәм борыч сибеп, болгатып куярга....

Камыр өчен: 1 стакан чистартылган көнбагыш мае, 1 йомырка, 1 аш кашыгы майонез, тоз, бер чеметем чәй содасы, он.
Эчлек өчен: 500-600 г сыер һәм каз яки үрдәк ите, 7-8 бәрәңге, 3 суган, тоз, борыч.

Эчлек өчен ит, чистартылган бәрәңге һәм суганны шакмаклап турарга. Тоз һәм борыч сибеп, болгатып куярга. Камыр ясаган арада алар бераз иткә сеңә тора.

Камыр басып, аны ике өлешкә бүләргә. Берсен зуррак итеп җәяргә. Ул бәлешнең аскы өлеше булачак. Ә өстен - капкачын исә кечерәк итеп җәяргә. Майланган табага зур җәймәне куеп, шунда эчлекне салырга. Капкачны ябып, астагы җәймә белән беркетеп чыгарга. Духовкага тыгар алдыннан, бәлешнең урта өлешенә кечкенә генә тишек ясап, камырдан эшләнгән бөке белән капларга кирәк. Бу бәлешнең әзер булу-булмавын тикшерү өчен шулай эшләнә. Духовкада уртача 2 сәгать пешерергә. 1,5 сәгать үткәч, бәлешнең бөкесен алып, аз гына шулпа өстәргә була. Ул ризыкны йомшак итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев