Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бүген студентлар көненә итле бәлеш пешерәбез

1 бәлешкә: 600-800 г камыр 1,2 кг бәрәңге 500-600 г сум ит 200 г башлы суган тоз, борыч - кирәгенчә 1 кг төче камыр өчен: 600-700 г он 200-250 г су яки сөт, 30 г шикәр комы 40-45 г май 1-2 йомырка 10-15 г тоз Төче камыр әзерлибез. Савытка су...

1 бәлешкә:
600-800 г камыр
1,2 кг бәрәңге
500-600 г сум ит
200 г башлы суган
тоз, борыч - кирәгенчә

1 кг төче камыр өчен:
600-700 г он
200-250 г су яки сөт,
30 г шикәр комы
40-45 г май
1-2 йомырка
10-15 г тоз

Төче камыр әзерлибез.

Савытка су яки сөт, тоз, май салып, йомырка сытып болгаткач, он өстәп камыр басалар һәм җәймәләр әзерлиләр.

Эчлек өчен әрчелгән бәрәңгене вак итеп шакмаклап турыйлар, майда кыздырылган башлы суган, эретелгән май, ит тарткычтан чыгарылган терлек ите, тоз, борыч кушып болгаталар.

Шул эчлекне җәелгән камыр өстенә салалар һәм, икенче камыр җәймәсе белән каплап, астагы камыр белән тоташтыралар, матур итеп сырлыйлар, өстенә йомырка сарысы сөртәләр һәм газ мичендә пешереп алалар.

Табынга табасы белән китерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев