Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бавыр паштеты (рецепт)

Тәския Вәгыйзовадан йомырка белән бавыр паштеты рецептын тәкъдим итәбез. Паштет өчен 800 грамм бавыр, 60 грамм ак май, ике йомырка, 4 уртача суган, 3-4 тырнак сарымсак, тәменчә кара борыч һәм тоз кирәк булачак. Барысын бергә иттарткыч аша чыгарырга яки блендер белән вакларга. Катнашманы савытка салырга, пешкән йомырка батырып чыгарга, бытбылдык...

Тәския Вәгыйзовадан йомырка белән бавыр паштеты рецептын тәкъдим итәбез.

Паштет өчен 800 грамм бавыр, 60 грамм ак май, ике йомырка, 4 уртача суган, 3-4 тырнак сарымсак, тәменчә кара борыч һәм тоз кирәк булачак. Барысын бергә иттарткыч аша чыгарырга яки блендер белән вакларга. Катнашманы савытка салырга, пешкән йомырка батырып чыгарга, бытбылдык йомыркасы булса яхшырак, тавык йомыркасы эре булып сәбәпле, паштетны яра. Әзер булганчы мичтә пешерергә.

Кайнар һәм салкын килеш тә ашарга мөмкин. Әмма суынгач матуррак киселә. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев