Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Балан

Балан - күп кенә төрле авырулардан, чирләрдән арындырырга, сихәтләнергә ярдәм итә. Әйтик, күпләр нервлар киеренкелегеннән, кан басымы күтәрелүдән, атеросклероздан, кан тамырлары кысылудан баланның файдасын күрәләр.

Балан бәлеше

Кирәк: бер бәлешкә (төче камыр): 600 грамм он, 150 грамм су яки сөт, 150 грамм май, бер йомырка, 1/2 бал кашыгы чәй содасы, тоз.

Эчлек: 600 грамм балан, 300 грамм шикәр комы, 3 аш кашыгы манный ярмасы, 3 аш кашыгы кесәл.

Баланны чистартып юалар, азрак су, шикәр комы салып пешереп алалар. Балан куе кызыл, әчкелтем баллы булып пешә. Суынган баланны манный ярмасы һәм кесәл кушып, бәлеш эченә салалар. Бәлешне башка җиләк-җимеш бәлешләре кебек пешерәләр.

Балан желесы

Желе өчен: 1 кг баланга 1 кг шикәр комы, 2 стакан су кирәк.

Чистартып юылган баланны кабыгы йомшарганчы пешереп алыгыз. Аннары ул суын түгеп, 2 стакан яңа җылы су салыгыз да тәмам йомшарганчы пешерегез. Пешкән баланны иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып болгатыгыз. Катнашманы салмак утта кабат 50 минут кайнатып, стерилизацияләнгән банкага тутырыгыз. Шул рәвешле хәзерләнгән желены салкын урында саклагыз.

Балан кесәле

Кирәк: 200 г баланга 80 г шикәр комы, 40 г крахмал, 0,5 л су.

Юылган баланны суга салып пешерегез дә иләк аша үткәрегез. Аннары шул боламыкка балан пешкән су салып, кайный башлаганчы утта тотыгыз. Салкын суга салып болгатылган крахмал өстәп, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. Элпә ясалмасын өчен, кайнар килеш, өстенә шикәр комы сибегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев