Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бакча җиләгеннән кайнатма

Кирәк: 1 кг җиләккә - 1,2-1,5 кг шикәр комы, 1-2 г лимон кислотасы. Уртача зурлыктагы өлгергән җиләкләрне чистартып юарга һәм шикәр комы белән аралаштырып элпәле савытка салырга. Шул килеш 8-10 сәгать тотарга. Аннан җиләкләрне ширбәтеннән аерырга. Ширбәтне кайнатып чыгарырга һәм плитәдән алып, аңа җиләкләрне салырга, берничә сәгать шулай тотарга. Аннан...

Кирәк: 1 кг җиләккә - 1,2-1,5 кг шикәр комы, 1-2 г лимон кислотасы.

Уртача зурлыктагы өлгергән җиләкләрне чистартып юарга һәм шикәр комы белән аралаштырып элпәле савытка салырга. Шул килеш 8-10 сәгать тотарга. Аннан җиләкләрне ширбәтеннән аерырга. Ширбәтне кайнатып чыгарырга һәм плитәдән алып, аңа җиләкләрне салырга, берничә сәгать шулай тотарга. Аннан катнашманы кайнатып чыгарырга һәм уттан алып 15-20 минут тотарга һәм тагын утка куярга. Шул тәртиптә кайнатма әзер булганчы кабатларга кирәк. Кайнатып бетерер алдыннан лимон кислотасы өстәргә. Кайнату вакыты 35-40 минуттан артмаска тиеш. Әзер кайнатманы пыяла савытларга тутырырга һәм капкачын ябып, өстенә калын юрган капларга. Лимон кислотасын лимон кисәкләре белән дә алыштырырга була. Тик лимонның орлыкларын алырга гына онытмагыз.

Фото wallbox.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев