Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Кызыклы һәм файдалы

Августта нәрсә утыртырга?

Августта көннәр кыскара, һава температурасы да төшә. Бигрәк тә төнлә суыта башлый. Яшел яфраклы үсентеләргә өлгерү өчен якынча 40 тәүлек таләп ителә. Аеруча да салат яфраклары тиз өлгерә.

Шпинат

Шпинатны май аенда чәчеп, мул уңыш алып булмый – җәй эссесендә ул бик тиз картая. Ә менә август аенда чәчкән шпинат сезне кар ятканчыга кадәр кинәндерәчәк. Хәзер инде көннәр кыскара, төннәр салкынча, димәк, ул тиз генә картаймый. Аннары, көзге кырауларга да бирешми. Салкынча һавада үскән шпинат күпкә сусылрак, тәмлерәк тә була. Ул бик талымсыз. Орлыклары эре булганга, чәчүе бик җайлы. Иң мөһиме – орлык араларын иркенрәк калдырып чәчегез. Болай эшләсәгез, һәр төп киңәеп үсәчәк, сез аны төбе белән генә дә йолкып ала аласыз. 

Укроп

Укропны җәй дәвамында берничә тапкыр чәчеп үстерергә була. Чүп үләне кебек кенә үссә дә, туклыклы һәм көпшәк туфракны ярата. Төннәрнең инде салкынча торуы да куркыныч түгел аңа. Ул җиңелчә кырауларга да түзә. Август аенда чәчкән укропның өстенлеге – сезнең табыныгызда гел яшел укроп булачак, һәм ул тиз генә орлык сабагы чыгармаячак. 

Петрушка һәм кинза

Болар икесе дә салкыннан курыкмый. Аларны кышка да чәчеп калдыра аласыз, язын иртәрәк ашый башларсыз. Шулай да көз чәчәр өчен петрушканың тамыразык булган сортын чәчү отышлырак. Быел тамыразыгы үсеп өлгермәс, ләкин язын ул җир кардан ачылу белән яшәреп, үсеп чыгачак, югыйсә яз көне чәчкәне бик озак тишелә бит аның. 

Салатлар

Җәй көне салатларның әллә ни кадере юк, чөнки ул эсседә бик тиз орлыкка китә. Аннары, җәен башка төрле яшелчәләр дә күп. Ә менә көз көне салат бик рәхәтләнеп ашала. Ул салкынча һаваны ярата, салкында тиз генә картаймый, сусыллыгын югалтмый һәм әче тәме булмый. 

Руккола һәм яфрак горчица

Руккола белән горчица да эсседә начар үсә торган үләннәр. Җәй көне аларны кара борча басып алып, үсәргә бирми, эсседән тиз картаялар. Дөрес, әле август аенда да кара борча активлыгын югалтмаган була, шуңа күрә руккола һәм горчица орлыгы чәчкән түтәлләрне юка изоспан белән яхшылап капларга туры киләчәк.

Яшел суган

Суганнар инде йолкынган, әгәр бакчада күпьеллык суганнарыгыз булмаса, яшел кыякка берне дә табармын димә. Ашка турарга гел яшел суган булсын дисәгез, утырту суганының эрерәкләрен августта да җиргә төртеп чыгыгыз әле. Көзгә кадәр табыныгызда яшел суган кыягы булачак. Ләкин быелгы суганны утыртып, ул тишелмәячәк, моның өчен былтыргысы кирәк. 

Редис һәм дайкон

Болар икесе дә кыска көн үсемлекләре. Аларны йә иртә язда, йә көзгә таба гына үстереп була. Август аенда чәчсәгез, бер ай эчендә алар әле үсеп өлгерәчәк. Шулай да тиз өлгерешле һәм эссегә чыдам сортларын карагыз, чөнки августта әле барыбер көннәр эссе тора. Әлбәттә инде, борчадан да сакларга туры киләчәк. 

Борчак

Тиз өлгерешле борчакны августта да чәчәргә була. Ул да кырауларга бирешми, салкынга чыдам. Тишелешен тизләтү өчен, борчакларны башта шыттырсаң яхшы. Орлык сайлаганда, борчакның ончыл чык (мучнистая роса) авыруына чыдам булганын карагыз. 

Бөтнек

Бөтнек – күпьеллык үсемлек. Сез аның орлыкларын августта чәчсәгез, ул тишелеп чыгып, тамыр ныгытып калырга өлгерәчәк. Ә киләсе елга инде рәхәтләнеп бөтнеген җыярга була. Бөтнекнең тамырлары җир өстеннән генә бара, шуңа күрә кышка каплап калдырырга гына онытмагыз. Карсыз салкын кыш килсә, ул өшергә мөмкин. 

Күпьеллык чәчәкләр

Август аенда бик рәхәтләнеп люпин, дельфиниум, кыңгырау, мальва, канәфер, миләүшә чәчәкләренең орлыкларын чәчә аласыз. Быел алар чәчәк атмаячак, билгеле. Аның каравы, киләсе язда аларны рассадага чәчеп мәшәкатьләнәсегез булмас. Яз җитеп, алар бераз үсеп китүгә, даими үсә торган урыннарына күчереп утыртырсыз. Ләкин көздән чәчәр өчен артык кыйммәт булмаган сортларын карагыз. Кыйммәтле сортларны шулай да рассадага чәчү отышлырак.  

Август ае — күпьеллык чәчәкләрне күчереп утырту, чәчү өчен бик яхшы вакыт. Чөнки кояш инде һаваны артык кыздырмый, челлә әкренләп сүрелә һәм сезонлы яңгырлар ява башлый. Үсемлекләр әкренләп ял итү хәленә күчәләр, үсештә акрынлашалар һәм бөтенләй үсүдән туктыйлар.
Сөмбел, нәркәс, лилия, крокус, лалә кебек күпьеллык чәчәкләрне күчереп утырту, бүлү, үрчетү өчен август иң яхшы ай. Шулай ук монда ирис, күгәрчен күзе, флокс, пион, нәүрүз чәчәге, гортензия, клематис, чалма чәчәк, роза, ромашка һәм башка күпьеллык чәчәкләрне дә утырту уңышлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев