Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Кызыклы һәм файдалы

Август ае – карлыган, крыжовник үрчетү вакыты

Нигездә, алар вегетатив юл белән үрчетелә. Карлыганны ике бөреле чыбыкчадан да, 5-6 бөреледән дә үстерергә була.

Яисә карлыганның ян-яктагы җиргә якын ботакларын җиргә бөгеп, тамырландырып үстерергә дә мөмкин. Тамырландырган вакытта сузып саласың да төбеннән 30 см читтәрәк кисем ясыйсың. Бу, нигездә, карлыганның бер еллык ботагына эшләнә. Аны чокырга күмдереп, су сибеп, өстен туфрак белән каплыйсыз. Дымны саклау өчен мүлчәләргә дә онытмагыз. Язга ул тамырланып яфрак җибәрергә дә мөмкин. Киләсе көзгә аерым куак була, аны күчереп утыртырга кирәк булачак. 

Ике бөреле чыбыкчадан үрчетү өчен карлыганның иң таза, сәламәт 3-4 еллык ботакларыннан чыккан бер еллык ботакларны сайлап алып, 16-18 см озынлыкта кисәсе. Һәрберсендә 5-6 бөре булырга тиеш. Утыртканчы юеш чүпрәккә төреп тотасы. Карлыган чыбыкчаларын утырту өчен махсус урын – питомник әзерләнә. Аңа ашлама кертергә кирәк. Һәр квадрат метрга черемә дә, компост та, минераль ашламалар да кертелә. Шуңа рәт-рәт итеп чыбыкчалар утыртыла. Ягъни, 50-60 см киңлектәге түтәл ясап, ике рәт утыртырга мөмкин. Рәт арасын 40-50 см калдыралар. Ике чыбыкча арасы 8-10 см булырга тиеш. Алар 45 градус авышлыкта утыртыла. Бөреләргә килгәндә, бер-икесе туфрак белән күмдерелә, өченчесе туфрак тигезлегендә кала. Шулай ук яфрак җибәрү өчен өске өлешендә бер-ике запас бөре булырга мөмкин. Туфрак белән тигез калдырылган бөре тамырланырга да, яфрак та җибәрергә тиеш. Билгеле, утырткач яхшылап сугарырга, аннан соң йә торф, йә черемә белән мүлчәләргә онытмагыз. Мондый юл белән утырткан карлыган бер-ике атнадан тамырлана башлый. Чыбыкчаларны 10 сәгать тамыр стимуляторында тотсагыз, тамыр җибәрү тизләнә. Крыжовник та шушы ук ысул белән үрчетелә. Кара бөрлегән, киресенчә, очыннан тамыр җибәрә. Бөгелеп төшә дә очы җиргә тиеп, шуннан тамыр җибәрә. Үрчетү өчен бөрлегәннең очын кулланалар. 

Файдалы киңәшләр

Бакча җиләген җыеп алуга, туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Өч-дүрт еллык җиләкләр талпан белән зарарланган булса, уңышны җыеп алуга ук яфракларны чабалар һәм юк итәләр, җирне тулы минераль ашлама белән тукландыралар. Август ахыры яңа үрентеләрне аерып утырту өчен кулай вакыт. Яңа утыртылган җиләкләргә иртән яки кичен көн аралаш су сибәргә кирәк.

Фитофтороз авыруы билгеләре күренүгә, бәрәңгегә бордос эремәсе сиптерәләр.

Кыяр түтәлендәге саргайган яфракларны җыялар. Бу чорда кыярларга тукландыру ясарга кирәк. Моның өчен 10 литр суга ярты литр органик сыекча (сыер тизәге яки яшел үлән төнәтмәсе) һәм чәй кашыгы мочевина, калий сульфаты кулланалар.

Помидорның август башында очын һәм барлык саргайган яфракларын, чәчәкләрен өзәләр. Помидорлар җиргә тияргә тиеш түгел. Сабакта пешкән помидор тәмлерәк булса да, аны август урталарында җыярга туры килә. Төнге температура +10 градустан төшкәндә, фитофтороз куркынычы арта.
Август башында борычның очын өзәләр һәм һәр үсемлектә иң күбе 10 борыч калдыралар. Болай иткәндә, борыч тиешле күләмдә туклыклы матдәләр, яктылык алачак.

Кәбестәләрне әйләнә-тирәли туфрактан арындырырга һәм башларыннан тоз эремәсе белән коендырырга кирәк (1 чиләк суга 1 стакан тоз). Аннан төпләрен кабаттан күмеп куегыз. Кил авыруы булмасын өчен кәбестәгә даими рәвештә (якынча 15 көн саен) кальций селитрасы (1 чиләк суга 3 аш кашыгы) яки известь сөте (10 литр суга 1 стакан известь яки доломит яки акбур алына) сибеп торыла.

Ай башына гадәттә куаклардан җимешләр җыелып бетә дияргә мөмкин. Карлыган белән крыжовник куакларын шунда ук ашлама белән туендырып, аларны зарарсызландырырга вакыт. Уңыш җыйган вакытта зарарланган яфракларны җыеп яндыра барыгыз. Бу чорда җимеш куакларының киләсе ел уңышына нигез салына. Шулай ук тамырлары да үсеш ала башлый, шуңа күрә аларны суперфосфат һәм калий белән ашламаларга киңәш ителә. Август аенда куакларга азотлы ашлама бирергә кирәкми, бигрәк тә тирес яки чүп үләннәреннән эшләнгән төнәтмә киңәш ителми. Ни өчен дигәндә, азот аларның ботак очлары үсә башлауга китерә. Болары исә көзгә кадәр ныгып өлгермәячәк һәм кышын куакка зыян салачак. Бу чорда крыжовник һәм карлыганнарның ботак очларын, киресенчә, өзеп алырга киңәш ителә. Ә менә кызыл карлыганга тотынмавыгыз хәерле булыр, чөнки аның нәкъ менә ботак очларында уңышы мулрак була.

Кәбестә ярылмасын өчен
Кайбер төр кәбестәләрнең күчәне үскән вакытта ярыла. Әлеге күренеш хас булган кәбестәләр башкалардан үзләренең үзенчәлекле тәмнәре һәм яфракларының йомшаграк булуы белән аерылып торалар. Мондый төр кәбестә үстерергә теләүчеләр алар өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш.

Шулай итеп ярылу куркынычын да киметергә була. Кәбестә ярылу еш кына тиешенчә ашламау һәм начар һава шартларына бәйле (мәсәлән, салкын һава торышы җылы һәм дымлы һава белән алмашына).

Суыткан вакытта яфрак тукымалары тупаслана (суны саклап, салкыннар белән көрәшү өчен). Шуннан соң җылытып җибәргәч, эчтән яңа тукымалар үсә башлый һәм менә шулар аркасында иске яфраклар ярыла. Моның белән көрәшү өчен кәбестәгә даими рәвештә су сибеп тору зарур.

Икенче сәбәп - үсешнең башлангыч чорында туклану җитәрлек дәрәҗәдә булмау. Шуннан соң, ашлама керткән очракта, кәбестә үсә башлый. Ул исә, үз нәүбәтендә, кабат ярылуга китерә. Шуның өчен ашламаны үсешнең башлангыч чорында күбрәк кертергә, ә икенче яртысында бераз киметә төшәргә кирәк.

 Пычкы чүбеннән черемә ясау
Черемә ясау өчен пычкы чүбен катлам-катлам итеп өегез. Бер катламның калынлыгы якынча 30 см булырга тиеш. Беренче катламны яхшылап юешләтәләр һәм ашлама эремәсе сибәләр. Аннары икенче катламны өяләр дә, тагын су һәм ашлама сибәләр. Шундый ысул белән пычкы чүбен 1,8 м биеклеккә кадәр өеп менәргә мөмкин.

Өемнең дымлылыгын саклап тору зарур. Шул очракта черемә 3-4 айдан соң әзер була (җылы вакытта тизрәк өлгерә). 100 кг пычкы чүбе өчен 1,3 кг бәвелчә, 100 г суперфосфат, 700 г калий хлориды кирәк.

Яз көне черетергә куйган пычкы чүбе өстенә 10-12 см калынлыкта туфрак салып кабак, ташкабак, хәтта кыяр да үстерергә мөмкин.

Пычкы чүбеннән тавык тизәге ярдәмендә дә черемә ясарга була. Моның өчен аларны бермә-бер күләмдә кушалар. Черемә өеменә ризык калдыклары, чүп үләннәре, салам һәм торф та өстәргә мөмкин.

 

Бәрәңге чәчәкләрен өзәргә ярыймы һәм сабагын чабарга кирәкме?
Бакчачылар арасында бәрәңге чәчәген өзү турында бәхәс күптәннән бара. Берәүләр фикеренчә, чәчәкләре өзелгән бәрәңгедә онча, аксым һәм С витамины күп була.

Икенчеләре чәчәкләрне түгел, ә җимшәннәрне өзәргә тәкъдим итә. Янәсе, өзелгән җимшәннәр урынына икенчеләре үсеп чыгачак һәм бәрәңге тулысынча өлгерү урынына көзгә кадәр чәчәк атып утырачак.

Өченчеләре исә ачылырга ирек бирмичә, бөреләрне өзеп алу ягында. Зур мәйданда боларны эшләү кыенрак, әлбәттә, ә менә кечкенә бакчада тәҗрибә үткәреп карарга мөмкин.

Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче галимнәр төрле тәҗрибәләр үткәргәннәр һәм чәчәкләрне, бөреләрне өзү һәр бәрәңге төренә төрлечә тәэсир итүен ачыклаганнар: уртача иртә өлгерүче төрләрнең уңышы арткан, уртача өлгерүче төрләргә тәэсир әзрәк булган, ә иртә өлгерүче төрләр, гомумән, бернинди нәтиҗә дә бирмәгәннәр.

Танылган «Сантэ» төренең чәчәкләрен өзеп алгач, уңыш 20-22 процентка арткан.

Ә менә галимнәрнең барысы да бертавыштан бәрәңге алырга ике атна кала сабагын чабарга тәкъдим итәләр. Ул, беренче нәүбәттә, гөмбә авыруы белән зарарланган сабактан йогышның бәрәңгегә үтеп керүен булдырмый кала. Икенчедән, бәрәңге сабагын чабу үсешне туктатып, кабыгы калынаю өчен кирәк. Мондый бәрәңгеләр яхшырак саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев