Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Ананасның шифасы күп

Ананасның организм өчен файдалы яклары бик күп. Аның йомшагы дәвалау үзлегенә ия булган туклыклы матдәләргә бик бай.

Ананаста дөньядагы барлык витаминнарны да диярлек очратырга мөмкин. Минераллардан анда калий, тимер, бакыр, цинк, марганец, магний, кальций һәм йод бар. Алай да, ананастагы иң файдалы матдә булып бромелаин санала. Ул аксым үзләштерүне нормага сала, ә бу ашказаны һәм эчәк эшчәнлегенә ярдәм итә, канны чистарта, иммунитетны ныгыта.

Табиблар, ананас гипертония һәм атеросклерозны кисәтә, дип белдерә. Ул югары кан басымын төшерә һәм, соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кан тамырларын холестериннан «чистарта». Ананасның бу үзлеге миокард инфарктын һәм инсультны кисәтә.

Күптән түгел галимнәр ананаста яман шешне дәвалауда ярдәм итәрдәй ике молекула барлыгын ачыклады. Аларның берсе иммун системасына уңай йогынты ясый, икенчесе яман шеш күзәнәкләрендә тупланучы аксым барлыкка килүне туктата. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, әлеге молекулалар яман шеш үсешен 70 процентка киметә.

Ашаганда бер стакан ананас согы эчеп кую яки 1-2 телем ананас ашау файдалы. Әлеге җимеш ашказанына балык, итне эшкәртергә ярдәм итә. Калий тозларының мул булуы нәтиҗәсендә организмны артык сыеклыктан арындыра.

Ананас тамак ачуны да баса. Диетологлар аена бер мәртәбә ананаслы бушану көне үткәрергә киңәш итә. 100 грамм ананас ашагач та, без организмны бары тик 48 калорий белән генә баетабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев