Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Алма кагы

Алмаларның кабыгын әрчеп, үзәген алып, юка итеп телемләп турыйбыз. Калын төпле кәстрүлгә тутырып (эмальле кәстрүл ярамый), 1 стакан чамасы су салабыз. Кәстрүлнең капкачын ябып, 1-1,5 сәгать чамасы сүлпән утта тотабыз. Алма пюре рәвешенә кергәч, уттан алабыз. Пюрены сөзеп, согыннан аерабыз. Куе икән, иләк аша чыгарырга мөмкин. Алма әче булса, шикәр...

Алмаларның кабыгын әрчеп, үзәген алып, юка итеп телемләп турыйбыз. Калын төпле кәстрүлгә тутырып (эмальле кәстрүл ярамый), 1 стакан чамасы су салабыз. Кәстрүлнең капкачын ябып, 1-1,5 сәгать чамасы сүлпән утта тотабыз. Алма пюре рәвешенә кергәч, уттан алабыз.

Пюрены сөзеп, согыннан аерабыз. Куе икән, иләк аша чыгарырга мөмкин. Алма әче булса, шикәр комы өстәргә була. Массаны пергамент кәгазь җәелгән табага 7-8 мм калынлыкта җәябез. Духовкада сүрән ут кабызып, табаны шунда тыгабыз. Алма массасы бармакка ябышмый башлаганчы тотарга кирәк, духовканың ишеген бераз ачып куясы.

Духовкадан алгач, суынганын көтәбез һәм какны пергамент кәгазьдән алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев