Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Алдан кайгыртыгыз - Бакчачыга киңәшләр

Агачларны аклау Кар ярыйсы ук эри башлагач, агачларны аклауга тотынырга мөмкин. Аклау өчен гадәттә известь (хлорлы булмасын) алына. Известь эремәсен болай әзерлиләр: чиләктә 2 кг известь һәм 1 кг майлы балчыкны эретеп болгаталар да, шуңа, эремә яхшырак ябышсын өчен, 10 г столяр җилеме яки сыер тизәге өстиләр. Әгәр известь эремәсен...

Агачларны аклау

Кар ярыйсы ук эри башлагач, агачларны аклауга тотынырга мөмкин.

Аклау өчен гадәттә известь (хлорлы булмасын) алына. Известь эремәсен болай әзерлиләр: чиләктә 2 кг известь һәм 1 кг майлы балчыкны эретеп болгаталар да, шуңа, эремә яхшырак ябышсын өчен, 10 г столяр җилеме яки сыер тизәге өстиләр. Әгәр известь эремәсен ябыштыручы матдәләр кушмый гына эшләсәгез, аклауны апрель аенда да, аннан соң яңгырлар яуган саен яңартырга туры киләчәк. Онытмагыз: үз вакытында аклап тору җимеш агачларының уңдырышлылыгына булышлык итә. Ә менә май бәйрәме алдыннан гына аклаудан әллә ни файда көтәргә кирәкмәс - бу бары тик агачларга матурлык кына өстиячәк.

Бакча җиләге тәрбия ярата

  • Бакча җиләкләрен узган елгы чүп үләннәреннән һәм яфраклардан чистартырга кирәк.
  • Җиләкләрнең корыган яфракларын төбеннән үк кисегез, чөнки аларда авыру булырга мөмкин.
  • Корткычлардан саклау өчен үсемлекләргә марганцовка (10 л суга 2-3 г) эремәсе сиптерегез. Чәчәк ата башлаганчы 2-3 тапкыр сиптерү мөһим.
  • Сиптергәннән соң бакча җиләгенә азотлы ашлама (1 дүрткел метрга 20 г бәвелчә яки 30 г аммиак селитрасы) кертегез.

Чүп үләннәреннән ашлама

Иң яхшы ашлама - чүп үләннәре һәм үсемлек калдыклары. Аларны төрле табигый калдыклар черетеп ясала торган ашлама өеменә җыеп барырга, мүлчә урынына кулланырга һәм туфракка күмеп куярга мөмкин. Иң мөһиме - орлыклы чүп үләннәрен кулланмагыз!

Чүп үләннәреннән ашлама әзерләү өчен, аларны мичкәгә тутырыгыз һәм су салыгыз. Ул әчеп, начар ис килә башлагач, ашлама әзер дигән сүз. Аны 1:5-7 нисбәтендә су белән кушыгыз да, үсемлекләргә сибегез.

Ашлама ясаганда чүп үләннәре янына төрле ризык калдыклары, кайнатма, черегән җиләк-җимеш, шикәр, берничә көрәк тирес, сөт ризыклары калдыклары һәм, әлбәттә, чүпрә дә куша аласыз. Теләгегез булса, ул катнашмага катлаулы минерал ашламалар да өстәргә мөмкин. Катнашма әзер булгач, 0,5-1 л ашламаны 10 л су белән кушып, үсемлекләргә сибегез. Мондый ашлама бик файдалы, аларны үсемлекләр дә ярата, микроблар тәэсирендә туфракның уңдырышлылыгы да арта.

Чүпрә аш бүлмәсендә генә түгел, ә бакчада да бик әһәмиятле. Бер чиләк суга стакан ярым шикәр комы яки 2-3 стакан кайнатма һәм берничә чеметем коры чүпрә өстәгез дә, бер атна тотыгыз. Әзер булган бер стакан әче балны бер чиләк суга салыгыз һәм үсемлекләргә сибегез. Үсемлекләргә мондый ашламаны айга бер тапкыр, ә шытым һәм үрентеләргә 7-10 көнгә бер тапкыр сибеп торырга кирәк. Әлеге ашламадан соң үсемлекләр ике тапкыр тизрәк үсә башлаячак.

Гөбләләргә каршы көрәш

Җәй көне агачларда гөбләләр (тля) барлыкка килмәсен дисәгез, моны яз көне үк кайгырта башлау зарур. Иң мөһиме - әлеге эшләрне гөбләләрне бакча буенча таратып йөрүче кырмыскалардан алдарак эшләү. Агачларны бөҗәкләрдән саклауның иң гади төре - агач кәүсәсен пакет белән уратып, җилем сылап кую. Вакыт-вакыт яңа җилем сылап торыгыз.

Ә карлыган куакларындагы гөбләле яфракларны өзеп алыгыз.

Гөбләләр әче борыч төнәтмәсен яратмый

Үсемлек кортлары, лайлач әкәм-төкәмнәр һәм гөбләләр әче борыч төнәтмәсен яратмыйлар.

Төнәтмә өчен 3-4 әче борычны ваклап, 1 л суга салыгыз да, 1 сәгать дәвамында кайнатып, 2 тәүлек төнәтегез. Сиптерер алдыннан төнәтмәне бер чиләк суга кушыгыз. Борыч суы бик зәһәр, шуңа күрә сиптергән вакытта резин перчатка, саклагыч күзлек һәм ярымбитлек киегез.

Моннан тыш, корткычлар сарымсак төнәтмәсен дә яратмый. Бик нык вакланган бер баш сарымсакны 3 л суга салыгыз да, 1 тәүлек төнәтегез. Шуннан соң 10 л булганчы су өстәп, агачларга сиптерегез. Ышанычлырак булсын өчен, сиптерүне 10 көннән соң тагын 2-3 тапкыр кабатлагыз.

Үсентеләрне кыраудан саклыйбыз

Сөзәк урыннарда җылылык яратучы үсемлекләрне (кыяр, помидор һ.б.) - биегрәк урынга утыртырга кирәк, ә суыкка чыдамнарын (кәбестә, кишер, чөгендер, борчак һ.б.) түбәнгәрәк утыртырга була. Язын дым һәм салкын һава түбән, уйсу урыннарга төшә һәм анда кырау көчлерәк була. Аның каравы, иңкү урыннар җәен яхшырак җылына һәм анда җылылык көз ахырына кадәр сакланып, уңышны яхшы өлгерергә мөмкинлек тудыра. Түтәлләрне җыйнак итеп ясау отышлы. Кирәк вакытта тиз генә каплап булсын өчен, аларга дугалар куярга мөмкин, һич югы кечкенә үсентеләрне газетадан ясалган каплавычлар белән капларга була. Каплавычларның итәкләре туфрак белән күмеп куела. Кырау вакытында үсемлекләргә җылымса су сибегез, вак тамчылардан барлыкка килгән табигый саклагыч элпәгә зыян китермәс өчен, аларга тимәскә тырышыгыз.

Кырау буласын алдан сизәргә була. Кичен көтмәгәндә җылытса, күк йөзе аязса һәм җил тынса, салкын төн һәм кырау көтегез. Ул - куркыныч тынлык. Мондый вакытта үсемлекләрне капларга кирәк. Көндез кояшлы булып, кичкә таба төньяктан исүче җил көчәйсә - төннең салкын буласын көт тә тор.

Корткычларга каршы - тимер учак

Алмагач ябалдашына зыян китерүче корткычлар белән көрәшү өчен аларны вакыт-вакыт төтенләп торырга кирәк. Ләкин җирдә учак ягу куркыныч. Ә менә тимер учактан файдаланырга мөмкин. Аны иске чиләктән бик җиңел генә ясарга мөмкин. Чиләкнең өске һәм аскы якларында шөрепборгыч белән 5-6 см ара калдырып, тишекләр ясап чыгыгыз. Аннары зурлыгы буенча туры килә торган капкач табыгыз һәм тимер учак әзер.

Чиләкнең уңайлы тоткасы бар, шуңа курә аны теләсә кайсы җиргә күчереп йөртергә мөмкин. Кулыгызны пешермәс өчен калын тимерчыбыктан эшләнгән ыргак кулланыгыз. Әче исле төтен чыксын өчен тимер учакка кипкән тәмәке яфраклары, ә агачларны җылытып җибәрү өчен ботаклар, салам һәм күмер салырга була.

Сырганак җыюны яздан кайгыртыгыз

Сырганакны көз көне җыю җиңелрәк булсын өчен, яз көне үк кайгырту чараларын күрергә кирәк.

Узган елгы ботакларын җиргә яткызып беркетеп куегыз. Алардан җимеш белән тулган ботаклар үсәчәк. Җимешләр өлгереп җиткәч, ботакларны ычкындырырга мөмкин.

Ябалдаш эчендә кәүсәдән үсеп чыккан яшь ботакларны уңыш җыеп алган вакытта кисәргә кирәк, чөнки кыш көне алар корыйлар. Шуннан ул ботакларның яфракларын кайчы белән кисегез һәм җимешләрен җыеп алыгыз. Җыйган вакытта сырганак җимешләре җиргә коелмасын өчен, агачка ачылган иске кулчатыр элеп куегыз.

Туфракны дөрес йогышсызландырырга кирәк

Үсемлекләр утыртыр алдыннан туфрак катнашмасын йогышсызландыру зарур. Үсемлекләр утырту өчен туфракны су мунчасында тоту яхшы. Моның өчен кисмәк я чиләк кирәк. Аның төбенә су салырга, кирпеч куярга, ә кирпеч өстенә челтәр урнаштырырга. Уңайлы булсын өчен туфракны нык тукымадан тегелгән капчыкка салырга. Чиләкнең капкачын каплап, 45 минут сүрән ут өстендә кайнатырга.

Бакча үсемлекләрен серкәләндерү

Күп кенә бакча үсемлекләре серкәләндерүгә мохтаҗ, ә иң яхшы серкәләндерүче - ул бал корты. Ничек кенә тырышсагыз да, бал кортларыннан башка уңыш булмаячак. Шуңа күрә үзегезнең бакчагызга бал кортларын җәлеп итү зарур.

Бакча читләренә баллы үсемлекләр: суган, кишер һәм туран утыртыгыз. Түтәлләр арасында гәрчич үстерергә мөмкин. Алмагач янына тукранбаш утыртсагыз яхшы. Әлеге үсемлекләр үзләренең көчле исләре белән бал кортларын җәлеп итәләр. Аларны гөблә һәм бакча корткычларын юк итә торган безелдәвек чебеннәр, алтынкүзләр дә ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев