Афеландра
Афеландра гөле апрель-октябрь айларында (төре нинди булуга бәйле рәвештә) чәчәк ата. Аның берничә төрен аеруча яратып үстерәләр. Тырпаеп үсүче афеландра гөле аеруча чыдам булуы белән аерылып тора. Дания афеландра гөле бүлмәдәге шартларга җиңел җайлашуы, купшы чәчәк атуы белән югары бәяләнә. Ә кызгылт-сары чәчәкле гөл аеруча матур.
Яктылык
Яктылыкны ярата, әмма туры кояш нурларыннан, күләгә булдырып, аны сакларга кирәк.
Су сибү
Бүлмә җылылыгындагы суны сибегез. Туфракның кибеп китүенә юл куймагыз. Ул һәрвакыт бераз дымлы булырга тиеш.
Һава дымлы булсын
Һаваның дымлы булуын ярата. Әгәр бүлмәдәге һава артык коры икән, үсемлек үскән чүлмәкне юеш чуерташлы аскуймага куегыз.
Күчереп утырту
Февраль-март айларында афеландра гөлен кыска гына калдырып кисәләр дә күчереп утырталар. Гөл үскән вакытта, өч атнага бер тапкыр туфракны йомшартып торыгыз.
Корткычлар һәм авырулар
Һава тиешенчә дымлы булмаса, гөблә, калканчык үрчи. Үтәли җил, салкын һава, гөмбә йогышы яфракларның бөтәрләнүенә китерә. Афеландра гөле - чәчәге генә түгел, ә яфраклары да гаять матур булган үсемлек. Гөл купшы булып үссен өчен, яшь үсентенең очын өзеп алырга кирәк.
Ашлау
Һәр ике атна саен чәчәкле гөлләр өчен каралган ашламаны сибегез. Кышын ашлама сибәргә кирәкми. Афеландра гөле өчен яфраклы, кәсле туфрак, торф, черемә һәм комлы (4:1:1:1:1) катнашма кулланырга кирәк.
Үрчетү
Зур сәламәт яфраклар 22-23 градус җылылыкта тамыр җибәрә. Үрчетү өчен, аның өске ботакларын да кулланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев