Ачылган суны суыткычта 10 көннән артык сакларга ярамый: белгеч киңәшләре
Табигать уяна, җылы көннәр якынлаша! Кояшлы җәй җиткәндә кибетләрдән су сатып алу аеруча арта. Су — безнең сәламәтлек һәм кәефнең төп чыганагы.
Күп очракта без шешәне ачабыз да, машинада яки өстәл өстендә калдырабыз. Ләкин беләсезме? Суның да үз «гомере» бар! Бу хакта Пермь милли тикшеренү политехник университетының «Тирә якны саклау» кафедрасы доценты Александр Сурков ТАССка сөйләде.
Ябык килеш суның саклану вакыты савытның сыйфатына һәм саклану шартларына карап, 6 айдан 2 елга кадәр булырга мөмкин. Ә инде ачылганнан соң суга һавадан бактерияләр үтеп керә, шуңа күрә аны 3-10 көн эчендә куллану киңәш ителә.
Эчелеп бетмәгән суны холодильникка куярга кирәк. Суыкта бактерияләр әкренрәк үрчи, ә су сыйфатын озакрак югалтмый тора.
Хәтта ачылмаган килеш тә вакыт узу белән пластик таркала башлый. Җылылык һәм яктылык тәэсирендә бу процесс аеруча тизрәк бара. Бу вакытта зарарлы матдәләр суга бүленеп чыга, алар гормональ тайпылышларга, аллергиягә, ашказаны-эчәк тракты проблемаларына һәм хроник ялкынсынуларга сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә суны салкынча һәм караңгы урында саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев