Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Кызыклы һәм файдалы

2017 елга йолдызнамә

Эт Эт елында туучыларга Кызыл Утлы Әтәч күп кенә сюрпризлар вәгъдә итә. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, монда да күп кенә көтелмәгән вакыйгалар булырга мөмкин. Алар бигрәк тә мөнәсәбәтләрдә тотрыклылыкны хуп күрәләр. Өйләнгән, кияүгә чыкканнар тормышында бары тик яхшылык, гармония гына булачак. Ә инде үзләренең парларын әлегә тапмаганнарга Әтәч күп кенә кызыклы...

Эт

Эт елында туучыларга Кызыл Утлы Әтәч күп кенә сюрпризлар вәгъдә итә. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, монда да күп кенә көтелмәгән вакыйгалар булырга мөмкин. Алар бигрәк тә мөнәсәбәтләрдә тотрыклылыкны хуп күрәләр. Өйләнгән, кияүгә чыкканнар тормышында бары тик яхшылык, гармония гына булачак. Ә инде үзләренең парларын әлегә тапмаганнарга Әтәч күп кенә кызыклы очрашулар, романтик кичләр вәгъдә итә. Эт елында туучылар акчага кытлык бервакытта да кичерми, акча мәсьәләсенә дә өстән-өстән генә карый. Моңа карамастан, Әтәч сезгә бу проблеманы да уңай якка хәл итеп бирәчәк.

Әтәч

Әтәч елында туучылар өчен киләсе ел уңышлы булачак. Һөнәри эшчәнлектә дә барысы да яхшы булачак: алар югары хезмәт хакы ала торган эш таба алачаклар. Ялгызлар, һичшиксез, үзләренең парын табачак. Гаилә корганнарны да бик күңелле үзгәрешләр көтә: сезнең ишекләрегезне «күчтәнәч» тоткан ләкләк шакуы бар. 2017 елда Әтәч елында туучыларны акча мәсьәләләре дә уңай якка гына хәл ителәчәк. Киләсе ел сезгә файдалы килешүләр, көтелмәгән отышлар, премияләр һәм акчалар вәгъдә итә.

Дуңгыз

Дуңгыз елында туучылар өчен бик бәхетле һәм уңышлы ел булачак. Сезнең бөтен эшегезнең дә җае килеп торачак. Гаилә корганнар килеп чыккан проблемалардан тиз арада чыгу өчен вакытын да, җаен да табачак. Ялгызларга исә инде күптәннән гаилә турында уйларга вакыт. Әтәч елында фортуна-бәхет гел сезнең белән булачак. Хисләрегезгә бик бирелмәгез, кайвакыт «салкын баш» белән уйлап, проблемалардан чыгу юлларын эзләргә кирәк.

Ат

2017 ел Ат елында туучылар өчен бик бәхетле ел булачак. Атлар - бик тырыш һәм эшчәннәр, шунлыктан 2017 елда аларның бар эшләгәннәре дә үзләренә икеләтә яхшылык булып кайтачак. Гаилә корып яшәүчеләр гаиләләрен тагын да тулыландыра алачак, ә ялгызлар, һичшиксез, үз парларын табачак. Ат елында туучылар ел әйләнәсендә тапкырлык белән эш итәчәкләр. Сезгә бары тик үз көчегезне һәм мөмкинлекләрегезне дөрес итеп билгеләргә кирәк, шул вакытта гына үз дигәнегезгә ирешә алачаксыз.

Елан

Кызыл Утлы Әтәч бигрәк тә тыныч холыклы Елан елында туучыларны ярата. 2017 елда сезне һөнәри яктан үсеш көтә. Сезнең үз эшегезне ачып җибәрүегез дә ихтимал. Сез үзегезнең чын мәхәббәтегезне нәкъ менә Әтәч елында очратачаксыз. Гаилә корганнар идеаль мөнәсәбәтләреннән тәм табып яшиячәк. Акча мәсьәләсенә килгәндә, монда да бернинди проблема да юк. Күбрәк биргән саен, күбрәк аласың, дигән принципны онытмагыз. Шулай ук 2017 ел күп кенә сәяхәтләргә дә бай булачак.

Сарык (Кәҗә)

Сарык елында туучылар бер дә игътибар үзәгендә булырга яратмый, моңа карамастан Әтәч елында сезгә үзегезнең планнарыгыз, аяктан егарлык идеяләрегез белән бүлешергә туры киләчәк. Мәхәббәттән башлар әйләнерлек булачак... Ялгызлар парларын табачак, хәтта тиз арада кияүгә чыгарга/өйләнергә мөмкиннәр. Гаиләлеләрнең исә икенче ширбәт ае башлануы ихтимал. Финанс ягыннан да барысы да ал да гөл. Үзегезнең яраткан шөгылегезне табыгыз, ул сезгә акча гына түгел, рухи тынычлык та китерәчәк.

Маймыл

Маймыл елында туучылар - шат күңелле, шук һәм бик шаяннар. 2017 елда сездән бары тик уйлап эш итү һәм планлаштыру кебек мөһим сыйфатлар сорала. Гиперактив бу йолдызлыкны йөртүчеләрне мәхәббәт өлкәсендә әйтеп бетергесез уңыш көтә. Ялгызлар, ниһаять, үзләренә пар табачак, ә гаиләлеләр тыныч күңел белән яши ала. Сезнең йортта һәрвакыт иркенлек һәм рәхәтлек хөкем сөрәчәк. Һичшиксез, булган акчаны туздырасы, тотасы килә, ләкин саклык белән эш итсәгез, үзегез үк моның никадәр әйбәт булуын аңлаячаксыз.

Үгез

Үгез йолдызлыгы астында туучылар карьерада үз-үзләрен табачаклар. Җитәкчелек эшендә дә алар өчен бернинди дә кыенлыклар тумас. Алар аеруча көч, куәтне хуп күрә, идарә итәргә ярата, аларга бу эшләрендә теләктәшлек итәргә теләүчеләр дә табылачак. Нинди генә ачулы, усал күренсәләр дә, Үгез йолыдызлыгы астында туучылар - бик нечкә күңелле, хискә бирелүчән романтиклар. Кызыл Утлы Әтәч ялгызларга үз парларын табарга ярдәм итәчәк, гаилә корып яшәүчеләр янәдән, «яшь вакытлардагы кебек», романтик хисләргә бирелеп, тату, бәхетле гомер итәчәк. 2017 елда акыл белән эш итәргә киңәш ителә.

Аждаһа

Алар һәрвакыт ниндидер хыяллар уйлап чыгаралар, шуларга максатчан рәвештә баралар, үз дигәннәренә ирешәләр дә. Әтәч Аждаһа елында туучылар өчен күп-күп итеп мәхәббәт, бәхет алып киләчәк. Сез уйлаган очраклы гына очрашу да сезне, ниһаять, ЗАГСка алып киләчәк, шунлыктан очраклы танышларыгызга карата бик игътибарлы булыгыз.Керемле килешүләргә карата сезнең, чын мәгънәсендә, бәхетегез бар, интуиция ягына килгәндә, монысы белән дә барысы да тәртәптә. Алай да сезгә кайвакыт булса да киләчәк тормыш турында уйларга кирәк.

Куян (Песи)

Сезне Әтәч елында бәхет көтә, аны кулыгыздан ычкындырмагыз! Песи йолдызлыгы астында туучылар бигрәк тә уңайлыкны, тәртипне ярата, моны бөтен кешедән таләп итә белә. Тыныч холыклы булганыгыз өчен, сезне бөтен кеше ихтирам итә. Әтәч елы сезгә бары тик күңелгә хуш килерлек танышулар, аралашулар гына вәгъдә итә. Ялгызлар үзләре теләгән парларын табачак. Гаилә корып яши башлаган Куян елында туучылар, сез балалар турында хыялланасызмы? Әтәч елында бу хыялыгыз, һичшиксез, тормышка ашачак. Акча мәсьәләсенә килгәндә, монда да сезне бары тик уңыш кына көтә.

Юлбарыс

Юлбарыс елында туучылар дөрес максат куеп, аңа тиз арада ирешә беләләр. Сез бер көн дә маҗарасыз яши алмыйсыз, шунлыктан Әтәч сезгә, үз тәвәккәллегегезне күрсәтер өчен, махсус вакыйгалар әзерләп торачак. Һөнәри өлкә берсеннән-берсе мавыктыргыч вакыйгаларга бай булачак. Мәхәббәт өлкәсе ниндидер авантюралардан торачак. Ялгызларны күп төрле кызыклы очрашулар көтә. Юлбарыс йолдызлыгы астында туучылар акча мәсьәләсенә бик тыныч карыйлар. Җыен юк-барга акчаларыгызны туздырмаска өйрәнергә кирәк.

Күсе

Утлы Кызыл Әтәч елында сезне бик күп шатлыклы вакыйгалар көтә. Күсе елында туучылар бик мөстәкыйльләр, шуңа да үзләрен эшмәкәрлек эшендә сынап карый алачаклар. Әтәч киңәш белән генә түгел, ә кирәкле кешеләр белән таныштырып та ярдәм итәчәк. Бу йолдызлык астында туучылар һәрвакыт игътибар үзәгендә. 2017 елда кавышкан кешеләр бик тә бәхетле була, шуны исегездән чыгармагыз. Сез үз дигәнегезгә ирешә беләсез, максатларны дөрес итеп куясыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев