Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Көн үзәгендә

Яхшы бәрәңге уңышы алу өчен нинди таләпләрне үтәргә кирәк?

«Якты юл» газетасы редакциясенә Мусабай-Завод авылыннан Гөлсирә Халикова түбәндәге эчтәлекле сорау белән мөрәҗәгать итте: «Минем соравым «икенче икмәк» белән бәйле. Билгеле булганча, бу елны җәй кызу килде. Кызган җир астында бәрәңге «пеште», куырылды. Икенче ел уңышы турында кайгыртып, шундый сорау бирәсе килә. Әлеге бәрәңгене орлыкка кулланырга ярыймы? Гомумән, яхшы бәрәңге...

«Якты юл» газетасы редакциясенә Мусабай-Завод авылыннан Гөлсирә Халикова түбәндәге эчтәлекле сорау белән мөрәҗәгать итте: «Минем соравым «икенче икмәк» белән бәйле. Билгеле булганча, бу елны җәй кызу килде. Кызган җир астында бәрәңге «пеште», куырылды. Икенче ел уңышы турында кайгыртып, шундый сорау бирәсе килә. Әлеге бәрәңгене орлыкка кулланырга ярыймы? Гомумән, яхшы бәрәңге уңышы алу өчен нинди таләпләрне үтәргә кирәк?».

Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен, без «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнехановка мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәгечә җавап алдык:

- Һава шартлары белән бәйле рәвештә, «кимсенеп» үскән бәрәңгене орлыкка калдырырга киңәш итмим. Һичшиксез, орлыкны яңартырга, нормаль шартларда үскән бәрәңгегә алмаштырырга кирәк. Сезгә кызуны яхшы кичерә торган бәрәңгенең «ароза» сортын киңәш итәм. Бәрәңгене үстерү таләпләренә килгәндә, мул уңыш алу нигезендә берничә алым бар. Беренчедән, җирне көздән үк яхшы итеп эшкәртеп, сөреп куярга кирәк. Икенчедән, бәрәңге уңышын җыя башлауган 12 көн кала, аның сабакларын чабырга кирәк. Өченчедән, бәрәңгене казып алгач, аны 30 см да да арырак атарга ярамый. Чөнки, бәрәңге җәрәхәтләнә һәм бәрәңгенең нәкъ шул төшләре чери башлый. Дүртенчедән, орлыкка дип калдырылган бәрәңгеләр 4,5-5 см да да олырак яки кимерәк булырга тиеш түгел. Бишенчедән, орлыкка калдырылган бәрәңге нәзек катлам белән җәелеп, 2 сәгать часамы кояш асытында ятырга тиеш. Кояш нурлары астында бәрәңгедә булган микроблар кими. Алтынчыдан, орлыкка дип калдырылган бәрәңгене саклауга салганчы, базны эшкәртү таләпләре дә бар. Базның диварларын акбур белән агарту мөһим. Шулай ук базда бакчачы кибетләрендә сатыла торган махсус төтен шашкасын кабызу кирәк. Әлеге төтен моңа кадәр сакланылган һәм шул бәрәңгеләрдән калган микробларны киметә. Язга чыккач, орлыкка калдырган бәрәңгеләрне төрле якларга әйләндереп тору да кирәк. Ә бәрәңге үстерүдә иң мөһиме - төнлә су сибү. Төнлә сибелгән су җирне суыта. Чөнки +25 градуста бәрәңге ял халәтенә керә һәм үсүдән туктый. Шуның өчен җирне суыту мөһим чара, - диде безгә Миңнеханов Исмәгыйль улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев