«Вилданов» хуҗалыгында яңача эшләүче агрегат сынала
Авыл халкының телендә дә, уенда да бүген бер генә сүз: «Печән». Бөтен кеше кышлык мал азыгы турында кайгырта. Терлекчелек өчен үтә җаваплы чорда, терлек азыгы турында кайгыртып, «Вилданов» крестьян-фермер хужалыгы сенаж пресслаучы һәм шул ук вакытта саклаучы яңа агрегат сатып алган. Бу әле безнең район өчен яңалык. Әлеге хуҗалыкта булып,...
Калмиягә якынлашканда ук, авыл башында, рәт-рәт тезелеп ятучы зур күләмдәге ак озын «капчыклар» күзгә ташланды. Шулар янында мәш килүче эшчеләр янына килеп туктадык. Безнең каршыга хуҗалыкның баш агрономы Фәйзәр Гайсин чыкты.
- Күргәнегезчә, менә шундый яңа агрегат сатып алдык. Бәясенә килгәндә, арзан түгел, 4 миллионнан артык. Әлеге агрегатның механизмы гади генә. Алдан вакланган сенаж әлеге агрегатның конвейерына салына. Механизм конвейер буенча сенажны лотокка төшереп җибәрә һәм шушы озын капчыкларга тыгыз итеп тутыра бара. Бер капчыкка 150 тонна сенаж сыя. Яшел үлән капчыкларда череми, киресенчә, яңа гына чабылган сыман була. Күз алдына гына китерегез, кышлыкта терлек алдына хуш исле яшел үлән салыначак. Бүгенге көндә шундый капчыкның унысын тутырдык. Ә 500 центнеры сенаж базына салынды. Гомумән, 2 мең тонна сенаж әзерләдек без. Азыкны вакытында әзерләү кирәк, шуны аңлап, эшчеләребез дә көчләрен кызганмыйлар, барысы да үзебезнең егетләр. Яңа агрегатта Измаил Мөхәммәтхафизов эш итә. Тракторда - Юрий Хафизуллин. Әнә, йөк төяп, шоферларыбыз да кайтып җитте. Әйе, алар һәрвакыт хәрәкәттә, иртәдән кичкә кадәр әллә ничә рейс ясыйлар. «КамАЗ» шоферлары Илдар Таһиров, Альберт Әгълиев, Газинур Бәдретдинов яшел азыкның бөртеген дә әрәм итмичә, ике арада йөреп торалар. Ә чабылган үләнне үзенең «Ягуар»ы белән Фәнзәр Шафиков ваклый, - дип аңлата баш агроном.
Хуҗалыктагы яңалыклар белән танышкач, печән басуына юл тоттык. Биредә 300 гектардан артык басудагы печән чабылган, дистәләгән рулоннар тора. Печән «кысучы» егетләрне кул изәп туктатты агроном. Шуларның берсе - 35 ел колхозда хезмәт куйган Фәрит Шәмсемөхәммәтов булып чыкты. «Азык әзерләү ел саен безнең өстә инде», - диде Фәрит абый. Һәр минут кадерле булуын искәртеп, үзе тыйнак кына эшенә тотынды. Печән җыйгычта эшләүче Әхмәтнур Хәмәтов янына да кагылдык. «Быел тиз арада җыеп алабыз печәнне, Аллаһы боерса», - дип өметләре белән дә уртаклашырга өлгерде ул, аннан «тимер ат»ына утырып, янә үз эшенә тотынды.
- Җәйнең бер көнендә кышын биш көнгә җитәрлек мал азыгы әзерләргә кирәк, вакытны юкка әрәм итмибез. Вакыт буенча да, сыйфат буенча да бернинди югалтулар булырга тиеш түгел, - дип ышандырды безне баш агроном Фәйзәр Гайсин озата чыккач.
30 июньгә район буенча барлыгы 10 мең гектар мәйданда күпьеллык үлән урылган. 9 мең тоннага якын печән һәм 31 мең тонна сенаж әзерләнгән, 93 тонна күләмендә яфраказык тупланган. Терлек азыгы әзерләү буенча лидерлар рәтендә «Алмаз» (бер баш терлеккә 15,5 центнер), «Гигант» (13 центнер), Сәйдәшев исемендәге (11 центнер) хуҗалыклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев