Вакыт белән килгән мәхәббәт
Кемдер беренче күрүдә үк гашыйк була, ә кемдәдер ярату хисе күпмедер вакыт үткәч барлыкка килә, ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта. Безнең бүгенге язмабыз 57 ел бергә яшәгән шундый бер гаилә турында.
Тантананың сәбәпчесе – парторг
Борды авылыннан Мария һәм Григорий Мансуровлар гаиләсе бүген авыл җирлегендә генә түгел, ә районда да иң абруйлыларның берсе. Ә кайчандыр кәләш кияүгә чыгарга теләмәгән, хәтта туйдан соң берничә көн үткәч, качарга да карар иткән булган. Ләкин совет елларында мондый хәл ничек була алсын?
– Миңа 27 яшь иде инде, парторг Мирза Гаттаров мине «тәрбия»ләргә кереште. «Сиңа күптән өйләнергә вакыт, һәр совет кешесенең гаиләсе, җәмгыять ячейкасы булырга тиеш. Хезмәт алдынгысына болай йөрү килешми! Кемдер сиңа ошарга тиеш», – дип, һәркөн диярлек кабатлады колхозның партия оешмасы җитәкчесе. Мин Мирза Нуриевичка йөргән кызым юклыгын, бары тик Маруся Андрееваның күңелемә ошавын һәм кызганычка, аның да артыннан химия укытучысы йөрүен әйттем, – дип, күптәнге серләрен сөйләде Григорий Сергеевич.
Үзенә хас тырышлыгы һәм зирәклеге белән, парторг яшьләрне кавыштыруны оештыра. Колхозның иң мөһим җитәкчеләренең берсе бит, ул кушканны ничек тыңламасыннар?! Коммунистлар партиясенә каршы барырга кем батырчылык итсен?! Өстәвенә, кияү дә күренекле, эшчән егет, гаиләсе дә ярлылардан түгел. Ә Марусяның гаиләсендә бары тик кызлар гына: матурлар, бернинди эштән дә курыкмый торганнар. Ләкин алар җидәү бит! Һәр атаана баласының тормышлы булуын, әйбәт урнашуын тели. Ә Григорий һәркем көнләшерлек кияү – грамоталы белгеч, һәрвакыт акчсы бар.
Без җиңдек!
– Мин хәтта качарга да теләдем, ләкин булдыра алмадым. Өстәл артына утыргач, парторг: «Без монда нәрсә, балалармы әллә сиңа?» – дип, өстәлгә сукты. Мин еладым, шулай да кияүгә чыгарга ризалаштым. Шунда ук Григорийны, аның әти-әнисен алып килделәр. Аның әтисе, сугышта катнашкан Сергей Степанович, өйгә кергәч, көчле тавыш белән: «Без җиңдек!» – диде. Шул вакыттан бирле без инде 57 ел бергә. Мирза Нуриевичны юкка гына каһәрләгәнмен, чөнки Григорий белән кавышуыма бер дә үкенмәдем. Парторг алдан күрүчән кеше, яхшы психолог булган, дип уйладым вакыт узгач. Григорий йортына күченгәч, каенанам миңа сәүдәгәрләрдән 120 сумга сатып алып, мамык шәл бүләк итте, ничек тә мине юатырга тырышты. Беренче иртәдә үк, Варвара Дмитриевнаның инде уянып, кухняда мәшәкатьләнүен ишеткәч, мин дә торып, аңа ярдәм итәргә ашыктым. Шул чакта ул иңбашыма назлы итеп кулын куеп: «Кызым, эш беркая да качмый, йокла рәхәтләнеп ирең янында. Нигә икебез бер эшне эшләргә? Гришаның абыйсы синнән олырак та, ул да йоклый әле. Мин куркыныч җенме, әни түгелме әллә?!» Кыскасы, Мансуровлар мине туганнары кебек кабул иттеләр. 3 елдан соң без мәктәп янында кечкенә йорт сатып алдык. Аннары күп фатирлы йортка күчтек, соңрак «Чулпан» совхозы директоры Флюр Хәбибуллин агач йорт төзү өчен материаллар бүлеп бирде. Ул вакытта совхозның иң яхшы уналты хезмәткәренә йортлар төзелде. Менә шундый зур йортта шул вакыттан бирле яшибез, – дип сөйләде сөйкемле ханым.
«Маруся, ә чәчләр кайда?»
Әйтергә кирәк, Маруся юкка гына ошамый Григорийга. Матур, озын кара чәчле, уңган. 16 яшеннән бозау караучы, соңрак сыер савучы булып эшли, хуҗалыкта бернинди эштән дә баш тартмый.
– Хәзер дә гаҗәпләнәм, бик яшь идем бит, ничек шулай булдыра алганмын? Сезгә 1966 елның икенче апрелендә булган вакыйганы сөйлим әле. Мине һәм башка савымчыларны силос төяргә җибәрделәр. Азыкның өсте туңган иде, шуңа күрә безгә чокырдагы өлешен төяргә туры килде. Эш инде тәмамланып килә, шулвакыт аркылыклар җимерелеп өстебезгә төште, һәм без аста калдык. Ашыга-ашыга барыбызны да чыгардылар. Ләкин минем аягым сынган булып чыкты. Менә, күрәсезме? – диде әңгәмәдәшем, ботындагы зур җәрәхәтне күрсәтеп. Шул ук вакытта аның йөзеннән елмаюы да китте. Балигъ булганчы да күп нәрсә кичерергә туры килгән аңа.
Ике атна дәвамында ул металл энәләр урнаштыру өчен чират көткән. Аннары больницада үткәргән озын көннәр, култык таяклары…
Ел ярымнан соң хастаханәгә килгәч, хирург Иван Блохин, миңа карап, аптырап: «Ә чәчләрең кайда, кызым?» – дип сорады. Ул вакытта миңа чәчләремнән, ничек кенә кызганыч булса да, аерылырга туры килде, тиешенчә карый алмадым, – дип уртаклашты хатынкыз.
Бу вакыйгадан соң Марияне сельпога хисапчы-кассир итеп күчерәләр, соңрак балалар яраткан кызны интернатта тәрбияче итеп билгелиләр. Ә 1974 елның гыйнварыннан 30 ел дәвамында Мария Мансурова Яр Чаллы почтасының Борды бүлекчәсе мөдире була. Яхшы эше өчен аның портретын Казанда Почет тактасына элгәннәр, аңа «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме бирелгән. Әмма иң мөһиме, ул бу елларда үзенең намуслы хезмәте, ярдәмчеллеге, рухи мөнәсәбәте, җитәкчелек белән килешә белүе белән авыл халкының гына түгел, ә бөтен тирә-якның хөрмәтен яулаган.
Кыздырдылар һәм күтәрделәр
Ире дә хезмәт ветераны. Григорий Сергеевичка 10 класс тәмамлау бәхете тия.
– Яшүсмер чагымда ук «Чулпан» совхозында эшләп алдым, шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач та комбайнда эшли башладым. Кыш көннәрендә ат белән йөк ташыдым. 1958 елда совхозга яңа С-3 ашлык җыю комбайны бирелде. Аны алырга без остазым Владимир Лаврентьев белән Чаллыга киттек. Шәһәрдә ул: «Үзең руль артына утыр, мин яныңда булачакмын», – диде. Авылга килеп җиткәч, без Владимир Николаевич белән урыннарыбызны алмаштык, чөнки документлар буенча мин бары тик комбанчы ярдәмчесе генә идем. Шуннан соң миңа яңа комбайн ышанып тапшырдылар», – дип, хәтер җепләрен чиште гаилә башлыгы. Аннары ул бер үк вакытта күтәрелү белән дә, кисәтү белән дә бәйле бер очракны сөйләде.
– Бервакыт, кайнар чорда, кырга өлкә комитетыннан делегация килде, алар белән хуҗалык җитәкчесе, «Коммунизм байрагы» газетасы журналисты да бар иде. Мин аларның нинди максат белән килгәннәрен белмим, ләкин, тыныч кеше булсам да, биргән сорауларына кискен итеп: «Вакытым юк! Икмәк көтә!» – дидем. Смена тәмамлангач, мине тупаслык өчен каты шелтәли башладылар, әмма шәһәр вәкиле: «Бу идеялене өйрәтегез һәм күтәрегез» – диде. «Идеяле» – ул мин инде аңлагансыздыр, – диде безгә мөрәҗәгать итеп Григорий Сергеевич һәм чын күңелдән көлде.
Казан уку комбинатында бухгалтер дипломын алгач, Григорий Мансуров туган «Чулпан» совхозына баш бухгалтер урынбасары булып кайта, анда, лаеклы ялга чыкканчы, 47 ел дәвамында эшли.
Эшләгәндә күп тапкырлар грамоталар, кыйммәтле бүләкләр ала. Ул безгә Тукай районы администрациясеннән авыл старостасы булганда намуслы хезмәте өчен бирелгән Рәхмәт хатын да күрсәтте.
Бриллиант туй хыяллары белән
Мансуровлар һәр документны, һәр грамотаны кадерләп саклыйлар. Алар арасында балаларның яхшы билгеләргә генә белем алулары, спортта уңышлары өчен бирелгәннәре дә бар.
– 6 елга якын балабыз булмый торды. Аннары мин өч бала таптым. Быел Анатолийга – 51, Валерийга 49 яшь тулды. Икесе дә автомеханика техникумын тәмамладылар, хәзер – уңышлы эшмәкәрләр. Сүз уңаеннан, Анатолийның кызы быел мәктәпне тәмамлап, университетка укырга керүен дә әйтик. Валера күп балалы әти, хатыны белән биш бала тәрбиялиләр. Кечкенә кызыбыз Оксана берничә югары белем алды, шәһәр ЗАГСында эшли. Балаларны үстергәндә мин бер карашым, ә Гриша һәрвакыт игелекле әти булуы тәрбия бирергә ярдәм итте. Ә менә оныкларыбызга, алар сигезәү, барысы да рөхсәт ителә. Оныклар балдан татлырак, диләр бит, – дип сөйләде Мария Михайловна.
Безне урамга озатырга чыккач, ир белән хатын бүгенге тормышларын мактый башладылар:
– Җәй көне дә су белән өзеклекләр юк, карагыз әле, безнең юллар нинди яхшы, урамнар чиста, утлар бар. Шуңа күрә яшәргә дә яшәргә! Һәрхәлдә, без бергә яшәүнең 60 еллыгын үткәрергә планлаштырдык, бриллиант туйга кадәр тагын өч ел, ә аннары карарбыз. Теләкләр чынга ашсын.
Сезгә озын гомер телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев