Тукай районында алдан сайлаулар төгәлләнде
Бүген , иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр Тукай районында яшәүчеләр "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны билгеләделәр. Әҗмәкәй, Күзкәй, Биклән, Круглое Поле, Иске Абдул, Шилнәбаш, Иске Дөреш, Новотроицкое, Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә берничә сайлау участогын берләштереп төзелгән 9 санау участогы оештырылган иде. Тукайлылар Дәүләт Думасында үзләре күрергә теләгән кандидатлар...
Бүген , иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр Тукай районында яшәүчеләр "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны билгеләделәр. Әҗмәкәй, Күзкәй, Биклән, Круглое Поле, Иске Абдул, Шилнәбаш, Иске Дөреш, Новотроицкое, Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә берничә сайлау участогын берләштереп төзелгән 9 санау участогы оештырылган иде. Тукайлылар Дәүләт Думасында үзләре күрергә теләгән кандидатлар өчен актив рәвештә тавыш бирде- санау участокларына алар гаиләләре, оныклары, күрше-күлән, дуслары белән бергәләп килде. Урыннарда күзәтүчеләр дә эшләде.
- Бүген Тукай районында яшәүче 8177 кеше, ягъни райондагы барлык сайлаучыларның 28% тавыш бирде, дип хәбәр итте "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсенең сайлау штабы җитәкчесе Әсхадә Наврозова. Кайбер участокларда тавыш бирүчеләр саны күп булу сәбәпле, бюллетеннәр җитмәүчеләргә анкеталар тараттык. Тукайлыларның бу эшкә бик җавапы караулары бик сөендерде. Татарстанның киләчәгенә карата битараф булмаганнары өчен барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез. Алдан сайлау барышында тәртип бозу очраклары күзәтелмәде.
Кичке 8 дә санау участоклары ябылды, тавышларны санау башланды. Праймериз нәтиҗәләре иртәгә мәгълүм булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев