Тиздән басуга чыгасы – комиссия техниканың әзерлеген яхшы дип бәяләде
«Бүген-иртәгә генә һава торышы салкынча тора, аннары синоптиклар шактый җылы көннәр фаразлый, киләсе атнадан ук күпьеллык үләннәрне тукландыруга чыгасы булмагае. Егетләр, әзер торыгыз», - дип «Гигант» хуҗалыгы механизаторларына мөрәҗәгать итте район башлыгы Васил Хаҗиев язгы чәчүгә керешер алдыннан тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының кыр эшләренә әзерлеген тикшерү максатыннан үткәрелгән рейд...
Комиссия әгъзалары әзерлекне махсус күрсәткечләр буенча билгеләделәр һәм баллар куеп бардылар. Машина-трактор паркында тракторлар әзерме, техник күзәтү үткәнме, ватылган очракта басуга чыгып төзәтергә мөмкин булган ремонт звенолары, күчеп йөрүче эретеп ябыштыру агрегатлары, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүчеләр бармы, һәр төрле тагылма агрегат әзерләп куелганмы - боларның һәрберсенә аерым тукталып, үз бәяләрен бирделәр. Шулай ук хезмәтне саклауга аерым игътибар юнәлтелде тикшерү барышында. Бәхетсезлек очракларыннан саклану өчен кырда эшләүче һәр механизаторның инструктаж үтүенең, үзен саклау чаралары белән тәэмин ителгән булуының мөһимлеге ассызыкланды. Әзерләнгән орлыкның сыйфаты буенча да комиссия хуҗалыкларга үз бәясен бирде.
Дүрт төркем, шулай итеп, барлыгы 31 авыл хуҗалыгы предприятиесен һәм крестьян-фермер хуҗалыгын йөреп чыкты. Район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендәге беренче төркем үз эшен «Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсеннән башлады. Аннары агрофирманың орлык заводында, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак бүлекчәләрендә булды.
«Кама» агрофирмасында әзерлекне комиссия яхшы дип бәяләде. Техника яңарту буенча әлеге холдинг районда лидерлар рәтендә. Биредә быел барлыгы 300 млн сумлык яңа техника алынган. Алар арасында 7 чит ил тракторы, 7 чәчү комплексы бар. «Кама» агрофирмасы - райондагы орлыкчылык белән шөгыльләнүче биш хуҗалыкның берсе. Быел биредә 16 мең гектардан артык мәйданда орлык өчен бөртеклеләр чәчеләчәк. Бүген барлык мәйданга җитәрлек сыйфатлы материал әзерләп куелган. Шулай ук камалылар чөгендер игүчеләр буларак билгеле. Бу культураның мәйданы агрофирмада узган елдагыча сакланачак - ул 3 мең гектардан артыграк участокны биләр дип көтелә. Әйтергә кирәк, киләсе көздә чөгендер алу өчен читтән техника җәлеп ителмәячәк, быел хуҗалыкның комбайн паркы бу эшне тулысынча үзләренә генә башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Ашламага килгәндә, аны да җитәрлек күләмдә сатып алып куйганнар. Ул бер гектарга 100 кг исәбеннән керәчәк. Агрофирма механизаторлары инде уҗымнарны ашлый башлаганнар.
«Сәйдәш», «Ирек» хуҗалыкларында комиссия техника паркында һәм орлык складында булды. Әзерлекне шулай ук яхшы дип бәяләде.
Бәрәңге игү белән шөгыльләнүче «Шилнә» кооперативында комиссия килгәндә складта эшчеләр бәрәңге аралау белән мәшгуль иделәр. Быел яз биредә 150 гектар мәйданда икенче икмәк утырту планлаштырыла. Бүген складта 400 тоннага якын бәрәңге бар. «Яхшы сакланган, череп, пычранып ята торган урыннар да күренми», - дип билгеләп үтте район башлыгы. Сөйләшү барышында бәрәңгене сату мәсьәләсе күтәрелде. «100 тоннасын сатармын, ә менә 250-300 тоннасына әлегә хуҗа юк», - диде кооператив җитәкчесе Алмаз Йосыпов. Әйтүенчә, моңа кадәр ул «Мәктәп туклануы» белән эшләгән, ләкин аннан да сорау кимегән. Теләүчеләр бүген Сәмәкәй авылында урнашкан «Шилнә» кооперативыннан орлыклык материал өчен дә, туклану өчен килеп бәрәңге ала алалар.
Чираттагы «Гигант» хуҗалыгы комиссия әгъзаларын, гадәттәгечә, яхшылап әзерләп, тезеп куелган техникасы, һәрберсе үз урынында булган механизаторлары белән каршы алды. Чылбырлы иске тракторлар да яхшылап ремонтланган, заманчалары - быел яз беренче тапкыр чәчүгә чыгасы яңа агрегатлары да әзерләп куелган. «Техника бер әйбер, иң зур байлыгыбыз - менә шушы механизаторларыбыз, - дип, төп игътибарны хуҗалык эшчеләренә юнәлтте директор Риф Имамов. - Иң мөһиме - алар рәтенә яшьләр өстәлә тора. Егетләребез техниканың һәр детален күз уңыннан үткәрде. Үзебез эшлисе бит», - дип билгеләп үтте ул. «Сыйфатлы орлыгыбыз бар, үзебезнеке. Ашламаны да җитәрлек күләмдә сатып алдык, ягулык-майлау материаллары белән дә проблема булмас дип ышанабыз», - дип белдерде хуҗалык җитәкчесе.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов җитәкчелегендә төркем «Камский», «Ярыш» хуҗалыкларында һәм Вилданов, Хәсәнов, Хөснетдинов, Шәйхетдинов, Дәүләтгәрәев фермер хуҗалыкларында булдылар. Алар арасыннан комиссия «Ярыш» һәм «Камский» хуҗалыкларын иң яхшысы дип билгеләде.
- 3,3 мең гектар җиребез бар, алар арпа һәм азык культуралары белән чәчеләчәк. Язгы чәчүне кыска срокта үткәрү өчен техникабыз да әзер, басуның өлгергәнен көтәбез. Ышынычлы егетләр, хуҗалыкның механизаторлары да яхшы әзерлекле, үз һөнәрләренең осталары, - диде хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров.
«Камский» хуҗалык җитәкчесе Илдар Вилданов хәбәр иткәнчә, хуҗылыкта 21 трактор, 5 КамАЗ бар. Бу елны гына 3 миллион сумлык яңа КамАЗ алып куйганнар. Узган елны да 16 миллион сумлык техника алган булганнар. 3 мең гектарга якын җирләренең 700 гектарына көздән үк уҗым культуралары чәчкәннәр. Язгы чәчүдә 1230 гектар җиргә язгы культуралар чәчү планлаштырылган.
Рейд тәмамлангач, комиссия хуҗалыкларның әзерлегенә гомуми нәтиҗә ясады. Шулай итеп, барлык критерийлар буенча «Кама», «Кама-Бекон», «Чаллы яшелчәсе», Сәйдәшев исемендәге, «Алмаз», «Гигант», «Ярыш», «Ирек», «Камский» хуҗалыкларының әзерлеге иң яхшы дип табылды. Башка хуҗалыклар да уңай бәя алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев